ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+17 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 март 2021, 12:50

"Без әңгәмә өчен һәрвакыт әзер"

Ата-аналарның мәктәптә туклану турындагы сорауларына җаваплар

Укучылары туклануына һәрчак күп игътибар бүленә, чөнки бу көнүзәк тема ниндидер дәрәҗәдә барысына да кагыла.
Районның барлык белем бирү учреждениеләрендә кайнар туклануны, билгеле булуынча, "Школьник" туклану операторы" МАУ оештыра.
Ата-аналарның "ЯТ"га килгән сорауларына предпритяие директоры Илфир Гәрәев һәм мәгариф идарәсе башлыгы Эльвира Шәехованың җавап бирүен үтендек.
Меню һәм аның составы хакында
"ЯТ": – Ата-аналарны еш кызыксындыручы сорау – ул меню.
Эльвира Шәехова (Э. Ш.): – Балалар туклану төбәкнең Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүтәт комитеты тарафыннан төзелгән ике атналык меню нигезендә гамәлгә ашырылудан башлыйбыз. Мәктәптә туклану "Балалар һәм яшьләрне тәрбияләү , укыту, ял һәм сәламәтләндерүне оештыруга карата санитар-эпидемиологик таләпләр" СП 2.4 3648-20 санитар кагыйдәләргә ярашлы оештырыла.
Ата-аналар меню белән мәктәп сайтларында таныша ала. Һәр гомум белем бирү учрежденисе тукланучыларның төрле категорияләре өчен (башлангыч сыйныфлар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, инвалид балалар, аз тәэмин ителгән күпбалалы гаиләләрдән белем алучылар, ата-ана түләвенә тукланучылар) ашамлыклар фотосы белән көн саен меню урнаштыра.
Норматив-хокук базасы урнаштырылган: район хакимиятенең туклану бәясе турында карарлары, Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Роспотребнадзор"ның тәкъдим хатлары, мәктәпнең локаль норматив актлары.
Шулай ук "Школьник" туклану операторы" МАУның рәсми сайты һәм "ВКонтакте" социаль челтәрендә көн саен меню урнаштырыла.
"ЯТ": – Билгеле булуынча, башлангыч сыйныфлар укучылары уку елы башыннан бушлай кайнар туклану белән тәэмин ителә. Бу планда меню мөнәсәбәтендә ата-аналарда шулай ук сорау туа. Аны кем төзегән?
Илфир Гәрәев (И. Г.): – Башлангыч сыйныф балалары өчен менюның дүрт варианты бар. Алар барысы да БРның Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә экспертиза үтте. Безнең оешма, бөтен тәкъдим ителгәннәрне карап, ике санлы вариант файдасына сайлау ясады, ул безнең белгечләр тарафыннан нигез итеп алынды да.
Федераль закончалык таләпләренә ярашлы, менюны ирекле карау мөмкинлеге булырга тиеш. Рационнар аксым, май һәм углеводлар буенча табиб-диетологлар киңәше һәм ата-ана комитетлары вәкилләре теләкләрен исәпкә алып тигезләштерелгән. Биредә үсүче организм өчен ит һәм балык, яшелчә һәм җимештән ризыклар бар.
Балалар туклану рационын микро һәм макроматдәләр белән өстәмә баектыру өчен, менюга "Витошка" кесәле, витаминлаштырылган икмәк, сөт, какао эчемлеге, "балалар туклану өчен" дип маркировкаланган соклар кертелгән. Әзер продукция сезонлы менюга ярашлы әзерләнә (көз, кыш, яз).
Э. Ш.: – Сүз уңае, кече сыйныфлар укучыларын кайнар туклану белән колачлау 100 процент тәшкил итә, 1-11нче сыйныфларны гомум колачлау (февральгә мәгълүматлар буенча) – 97 процент.
"ЯТ": – Ата-аналар укучы рационына ни өчен сосиска кебек продукт кертү белән кызыксына?
И. Г. – "Сказка" сосискасы балалар туклану өчен ГОСТ буенча җитештерелгән, бу продукт сөб боткасына өстәмә булып тора.
"ЯТ": – Бер ана баласының йогыртның тәменә еш зарлануын яза, аның сүзләре буенча, үзенчәлекле исе булу сәбәле, аын бөтенләй эчү мөмкин түгел.
И. Г.: – Консервант һәм өстәмәләрсез табигый әче сөт продуктын куллануны билгеләм үтәм. Шундый йогыртның яраклылык срогы, +4/-2дән югары булмаган температурада саклаганда, нибары биш тәүлек тәшкил итә. Ул биреләсе көнне иртән китерелә, көн дәвамында суыткычта саклана.
Бала йогыртны мәктәптә ашамаган, рюкзагына алып куйган һәм бу хакта оныткан очраклар булды. Бу вакытта ул, әлбәттә, әчи башлый.
"ЯТ": – Икмәк буенча да сорау бар, витаминлаштырылган өстәмәләре сәбәпле аны бөтен балалар да ашамый. Ата-аналар моның үзенчәлекле тәм белән бәйле булуына төгәллек кертә. "4 санлы мәктәптә планнан тыш тикшерүдән соң, 1 марттан тәэминатчыны алыштырачаклар диделәр, ләкин мәсьәлә әлегә кадәр хәл ителмәде", – дип яза ул.
И. Г.: – "Дружба" ширкәте – документлары балалар туклану буенча барлык таләпләргә тиңдәшле булган бердәнбер икмәк тәэминатчысы. Витаминнар һәм тимер белән балалар туклану өчен бодай һәм бодай-арыш икмәгенең (мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен) гамәлдәге санитар нормалар һәм билгеләнгән тәртиптә расланган технологик күрсәтмә буенча кагыйдәләрне үтәп пешерелүен ассызыклыйсы килә.
Башка тәэминатчыларны җәлеп итү буенча да эш алып барабыз.
Туклану сыйфатынап контроль хакында
"ЯТ": – Ашханәдә әзерләнгән ашамлыклар уңаеннан искәрмәләр бар. Аерым алганда, ата-аналар менә нәрсә яза: "Кәтлит эчендәге ит кызыл булып кала. Моны контрольдә тоту мөмкинме?"
Э.Ш.: – Белем бирү оешмалары тарафыннан "Сынау үзәге" ДКУсы белән килешүләр төзелде, аларда лаборатор тикшерүләр үткәрү юлы белән туклану сыйфатын (әзер продукция сыйфатын) тикшерү каралган. 2020 елның декабрендә сыйфат һәм хәвефсезлек критерийларына тиңдәшлеккә мәктәп ашханәләреннән туклану продуктларына тикшерү үткәрелде. Барлык алынган үрнәкләр нормага туры килә.
Районның белем бирү учреждениеләрендә бракеражлау комиссияләре эшли, туклану сыйфатын контрольдә тотуны оештыру алар вазыйфасына керә.
Туклану сыйфатын ата-аналар конрольдә тоту да оештырылган. Мәктәпләрдә ата-ана контролен оештыру турында боерык чыгарылган, ата-аналарның белем бирү учреждениесенә килү тәртибе турында положение, ата-аналарның мәктәп ашханәсенә керү графигы расланган.
Февральдә районның мәктәп ашханәләренә 140 ата-ана килде. Агымдагы уку елында туклануның тиешле булмаган сыйфаты буенча өч мөрәҗәгать керде (икесе – 4 санлы мәктәп, берсе – И. Ш. Мөкъсинов исемендәге гимназиядән). Алар өйрәнелде, гариза язучыларга җавап бирелде. Мөрәҗәгатьләрдәге фактлар расланмады.
Ни өчен ашамлык салкын/кайнар?
"ЯТ": – Ризыкның ни өчен салкын/кайнар булуы турында сорау һәрчак була...
И.Г.: – Башлангыч сыйныфларга пешекчеләр өстәлне тәнәфескә кыңгырауга биш минут кала әзерли, 5-11нче сыйныфларга дежур укучылар – тәнәфеска ун минут кала. СанПиН буенча ашамлыклар 65 градустан югары булмаган температура белән бирелә.
"ЯТ": – Билгеле булуынча, март башында Русия Федераль суд приставлары хезмәте БР буенча Идарәсе Яңавыл районара бүлекчәсенең суд приставлары тарафыннан, санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу сәбәпле, 16 санлы "Чишмәкәй" балалар бакчасында азык-төлек блогы эшчәнлеге вакытлыча туктатылды. Әлеге проблема ничек хәл ителәчәк?
И.Г. : – Яшелчәләр 15 санлы "Дельфин" балалар бакчасында юыла, арытаба аларны белем бирү учреждениеләренә таратабыз. Җиңү урамы, 60 буенча яшелчә цехы ачу планлаштырыла.
Савыт-саба хакында
"ЯТ": – Мәктәпләрне савыт-саба белән тәэмин итү белән кем шөгыльләнә. 4 санлы мәктәптән ата-аналардан сорау. СанПиН буенча мәктәп ашханәләрендә фарфор, пыяла һәм фаянс савыт-саба, тутыкмый торган корычтан аш-су приборлары кулланырга ярый. Шулай ук бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба һәм приборлар рөхсәт ителә, ләкин алар җитештерелгән материаллар хәвефсез һәм сертификатланган булырга тиеш.
Э. Ф.: – Савыт-саба белән мәктәп тәэмин итәргә тиеш, әмма бөтен мәктәпләргә бер үк вакытта аш-су савыт-сабасы сатып алу өчен, финанс җитәрлек түгел.
2020 елда 786,3 мең сумга мәктәпләрнең азык-төлек блоклары өчен җиһазлар һәм аш-су савыт-сабасы сатып алынды.
Түләүләр хакында
"ЯТ": – Ни өчен балалар бакчасына катгый "УралСиб" банкында түләргә кирәк? Чөнки квитанциядә башка банк аша түләү өчен барлык кирәкле реквизитлар бар. Мисалга, балалар мәктәптә туклану өчен исәпне теләсә кайсы банк аша тулыландыра ала. Ни өчен биредә башкача?
И. Г.: Туклану өчен түләү каблу итүхгә кагылышлы барлык кирәкле документацияне Саклык банкына җибәрдек, җавап көтәбез. Тиздән шундый мөмкинлек барлыкка килер, дип ышанам.
"ЯТ": – Җаваплар өчен рәхмәт белдерәм.
Э. Ш.: – Безнең әңгәмә өчен һәрчак ачык булуны өстәп үтәм, ата-аналардан кергән барлык сорауларны җентекле тикшерергә тырышабыз.
И. Г.: – Балалар сәламәтлеге соравы барысы өчен дә мөһимлеген беләбез. Балалар бакчасы яки мәктәптә оештырылган сәламәт кайнар туклану яхшы кәеф, югары акыл сәләте, яңа белем алу, уңышлылык, өлгерүчәнлек, физик культура һәм спортта уңышларга ирешү, организмны йогышлы авырулардан саклау, дөрес туклану гадәте һәм сәламәт азык-төлек өстенлекләре булдыруга булышлык итә. Ата-аналар берләшмәлеге белән бергә барлык җитешсезлекләрне киметә алырбыз, дип ышанам.
Читайте нас: