ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+9 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 март 2021, 09:48

Бу һөнәр түгел, ә күңел халәте

16 март – Социаль эш көне

Мартның өченче сишәмбесендә ел саен Бөтендөнья социаль эш көне билгеләнә. Бер генә дәүләтнең дә социаль хезмәттән башка гамәлдә була алмавы сер түгел: байтак ялгыз, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр карау, хәстәрлек һәм аралашуга мохтаҗ. Һәм нәкъ социаль хезмәткәрләр, бер йөздә пешекчене дә, психологны да, йорт эшчесен дә, караучыны, ә кайвакыт балаларын да алыштырып, аларга ярдәм һәм яклау күрсәтә.
Бу өлкәдә һәркем булдыра алмый, биредә чыдам, сабыр, шәфкатьле кешеләр генә озак эшли, алар өчен башкаларга ярдәм итү гомерлек эшкә әверелә. Социаль хезмәткәр – һөнәр түгел, ә күңел халәте, дип юкка гына әйтмиләр. Безнең герой белән танышып, моңа тагын бер кабат инандык. "Бусагада Сирена барлыкка килгәч тә, күңел тынычлана, көч өстәлә. Ул миңа кызым кебек, ничә еллар карау дәверендә ул инде туганыма әверелде..." – дип раслый Сирена Раянованың карамагындагы Альмира Әхмәтова. 71 яшьлек Альмира Әхмәт кызы – Иске Кодаш авылының социаль хезмәткәр карамагында булган унҗиде кешенең берсе.
Сирена Раянова "Альтаир" халыкны социаль хезмәтләндерү үзәгендә инде унсигез ел эшли. "Авыл Советында бу вазыйфаны тәкъдим иткәч, тәүдә бераз икеләндем: шундый җаваплылыкны үти алырмынмы? Моңа өстәп, халык белән дә бик таныш түгел, чөнки ул вакытта гаилә белән иремнең кече Ватанына күчеп кайткан гына идек, – дип сөйли Сирена Рәфил кызы. – Вакыт үтү белән моның чыннан да минеке икәнлеген аңладым. Хәзер, хәтта ялда чакта да, үз карамагымдагы әби-бабайлар өчен борчылам, ярдәм кирәкмиме, дип шылтыратам, кирәк икән – йөгереп барам. Миңа авыр түгел, ә алар янәшәсендә хәстәрлек күрә алырдай кеше юк".
Сирена Раянова сүзләреннән генә эше җиңел кебек тоела, ә чынында ул физик та, әлакый да көч таләп иткән байтак вазыйфалар башкара. Өй җыештырырга, савыт-саба, идән-тәрәзәләрне юарга, ашарга пешерергә, кер юарга яки үтүкләргә, азык-төлек, дару һәм башка кирәкле товарлар сатып алып китереп бирергә, карбаздан яшелчәләр алып менәргә, коммуналь хезмәтләргә түләргә, җәй бакчада ярдәм итәргә, кыш – ихатада кар көрәргә. Һәм бу социаль хезмәткәргә үз карамагындагының йортында көн саен башкарырга туры килгән эшләрнең тулы исемлеге түгел әле. Ә искәрмәләрсез барлык өлкәннәр мохтаҗ иң мөһим нәрсә – ул аралашу, кеше хәленә керә белү, дип исәпли Сирена Рәфил кызы. "Алар чирләгәнда, минем дә күңелгә авыр, алар елмайганда – миңа да рәхәт, – ди ул. – Эшем әхлакый канәгатьлек китерә, уңай чалымнар өсти, шуңа күрә һөнәремне яратам".
Читайте нас: