ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+19 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2021, 11:25

Көнкүреш хезмәтләндерү һәм ТКХ хезмәткәрләре хөрмәтенә тантана

Бүләкләргә кем лаек булган?

16 мартта МКДЦда Көнкүреш хезмәтләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезәмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Меңләгән яңавыллыларның йорт, подъездларына җылы һәм уңайлылык китерүче, шәһәр урамнарында чисталык булдыручылар өчен бәйрәм.
Район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов та котлау чыгышында моны билгеләде.
– Торак һәм коммуналь хуҗалык өлкәсе тормышта иң мөһим һәм катлаулылардан берсе булып тора, – диде ул. – Арттыруларсыз әйтергә мөмкин: берничә мең яңавыллының иминлеге һәм яхшы кәефе торак-коммуналь хуҗалык һәм көнкүреш хезмәткәрләренең оештыручанлыгы, һөнәрманлыгы, анык гамәлләренә бәйле.
Илшат Вәзигатов, шулай ук шәһәр биләмәсе башлыгы Фирдәвес Миндияров үз сүзләрен дистәләгән Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән ныгытты, ә "ТКХИ" ширкәте бухгалтеры Розалия Кашапова, "ЯнаулБлагоустройство" ширкәте директоры Алмаз Фәйзуллин, "Башкоммунэнерго" АҖе Яңавыл филиалының сату бүлеге башлыгы Ринат Фазлыев, "Яңавыл электр челтәрләре" АҖенең релей сагы һәм автоматика инженеры Рамил Фәррахов төбәк дәрәҗәсендәге югары җитәкчелек танылуы алды – алар ТКХ министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Автор: Игнат Шәйхетдинов
Читайте нас: