ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+17 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2021, 12:55

Кызлар әтиләреннән үч ала...

Уфада яшәүче ир кызын көчләүдә ялган гаепләү сәбәпле, инде бер ел тикшерү изоляторында тотыла

Әлеге гаиләдә биш кыз үсә. Гаилә башлыгы Рәшит хезмәттә чакта бер кулын өздергән беренче төркем инвалид. Көннәрдән бер көнне хуҗабикә иренең 15 яшьлек кызын көчләве, 19 яшьлек кызына бәйләнүе турында ишетә һәм шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә. Эшне тикшерү комитетына тапшыралар, ирне бүлеккә китерәләр, анда сорау алу вакытында ул тану күрсәтмәләрен бирә. Рәшиткә карата “балигъ булмаганнарга карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре” маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла һәм кулга алына. Ә инде берничә көннән соң гаепләнүченең хатыны килеп гаризаны алырга теләвен әйтә. Аңа караганда, кызлар атасыннан үч алырга карар иткән, чөнки тегесе егетләр белән очрашуны тыйган.
Балаларны кырыс мөселман гадәтләрендә тәрбияләгәннәр, кызлар һәрвакыт тыныч йөргән, яхшы укыган, бер генә тапкыр да шикле компанияләрдә катнашмаган. Кызларга әтиләре егетләр белән очрашуны тыйгач алар шундый юл белән аталарыннан котылырга була. Өлкән кызы хәйләкәр план уйлап таба һәм сеңлесен дә анда катнашырга күндерә. Бу балалар шаяруы нәтиҗәсендә Рәшит тикшерү тәмамлануын көтеп, изоляторда тотыла.
Чыганак: https://tulpar.rbsmi.ru
Читайте нас: