Җырчы Анельне бик яратып каршы алды. Анельнең ниләр белән шөгыльләнүен сорашты, укуы белән дә кызыксынды. Ә аннары кичке якта узачак концертына чакырды. — Кулыннан килгән һәркем игелек кылырга тиеш. Бу йөрәк эше. Аны мәҗбүри эшләп булмый. Мин Анель белән очрашуны үзем дә көттем, — ди җырчы.