ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+1 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 март 2021, 12:05

Яңавылда кисәтү чаралары башланды

"Игътибар – балалар!" айлыгы бара

17 марттан республикада "Игътибар – балалар!" акциясе кысаларында кисәтү чаралары үткәрелә. ЮХХДИ хезмәткәрләре һәм мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре 9 апрельгә кадәр тематик акцияләр һәм конкурслар үткәрәчәк, мәктәпләрдә әңгәмәләр алып барачак һ.б.
Балаларны йөртүгә үзгә игътибар биреләчәк. Үткән атнада гына, 16 мартта, Нефтекама – Яңавыл автоюлында авария булды, аның нәтиҗәсендә ике хатын-кыз һәм бер яшьлек кыз төрле җәрәхәтләр алган. Бала каешка каптырылган, балалар кәнәфиендә булган. Әгәр балаларны йөртү кагыйдәләре бозылган булса, барысы да үкенечлерәк тәмамланыр иде.
Башланган елда Яңавыл районында бу юл-транспорт вакыйгасында балигъ булмаганнар катнашлыгында беренче очрак, үткән елда шундый тугаз очрак теркәлгән.
Л. Бәдретдинова, юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропаганадалау буенча инспектор.
Читайте нас: