ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+20 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 март 2021, 19:00

Мәчет ремонтлауга өлеш

Һәркем ярдәм итә ала

Шәһәрнең көньяк өлешендәге "Ислам" мәчетендә капиталь ремонт башланды.
Бу көннәрдә ир-егетләр залында эш кайный – "РемСтройМонтаж" ширкәтеннән эшчеләр (директор Байрам Гадиров) түшәм алыштыру белән шөгыльләнә. Кирәкле материалларның тоташ җыелмасын (гипсокартон, җылыткычлар, тимер конструкцияләр һ.б.) "Кровля-Дар" (эшкуарлар Сирин Шәяхмәтов һәм Дилара Камалетдинова) бүлгән. Яңавыл һәм Калтасы районнарының имам-ахуны Ибраһим хаҗи хәзрәт Абзалетдин сөйләвенчә, үткән ял көннәрендә электрчылар Илшат Казиев һәм Дамир Солтанов биредә ут үткәргечләр сузган.
Эшкуар Илдар Мәхмүтов якындагы вакытта тәрәзә блоклары, тәрәзә төпләрен алыштыру белән шөгыльләнә башлаячак, арытаба биредә идән җәя башлаячаклар, ир-егетләр залының эчке як диварларын бизәлүгә тотыначаклар.
Ремонт барышы хакында сөйләгәндә, Ибраһим хаҗи хәзрәт бөтен нәрсәнең Яңавыл районының битараф булмаган халкы, шулай ук калтасылыларның финанс ярдәме булышлыгында башкарылуын билгели.
Мәчеттә эшләр күп әле: баскычны зарури яңадан төзергә, җылылык системасын алыштырырга, шулай ук янкорма эшләргә, тамбурын ремонтларга һәм манарасын үзгәртеп-төзергә кирәк. Шуңа күрә Иванай мәчетен ремонтлау эшендә ярдәм итү һәркемнең көченнән килә, чөнки акчалата ярдәм генә хупланмый.
Билгеле булуынча, "Ислам" мәчетен ремонтлауга акча җыю игълан ителгән иде. ...мартка, гомумән алганда, ... сум җыелган. Сүз уңае, танылган шагыйрь-җырлар авторы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Чурагулов, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премиясен "Ислам" мәчетенә тапшыру өчен, 10 мартта Яңавылга махсус килде.
??? зур акча күләме күчерде.
Изге эшкә бөтен теләүчеләр кушыла ала. Акчаны ике ысул белән күчерү мөмкин:
– түбәндәге реквизитлар буенча акча күчерергә:
р/с: 408 178 106 003 101 419 61
Банк: АО «Почта Банк» г. Москва,
БИК: 044525214,
к/с: 301 018 102 452 500 002 14;
– дежур хәзрәт янында урнаштырылган махсус мөһерләнгән тартмага салырга. Мәчет 9.00 сәгатьтән 21.00га кадәр ачык.
Автор: Раушания Гарифуллина
Читайте нас: