Хезмәт, эшче һөнәр кешеләре хакында "ЯТ" даими яза, журналистлар, эшчәнлеккә үзләре кушылып, гәзит укучыларны хезмәт коллективлары эше белән даими таныштыра.
Бу юлы район гәзите хәбәрчесе Яңавыл метеостанциясендә бер көн үткәрде, метеорологларның һава торышын ничек күзәтүен (тавтология өчен гафу итегез) күзәтте.
Кемдер әйтер: бу эшнең нинди катлаулылыгы булу мөмкин, янәсе, алар бит фараз да бирми, ә һава торышын тәрәзәдән дә күзәтергә мөмкин. Әйе, фаразларны гидрометүзәк синоптиклары бирә, ә аларның төгәллеге турыдан-туры Яңавылдагы кебек кечкенә метеорологик станцияләргә бәйле. Сүз уңае, Яңавыл метеостанциясе кечкенә. Әмма ул федераль билгеләнештәге станция булды һәм шулай булып кала, аннан – Башкортстан буенча бик азлардан берсе – һава торышы Мәскәүгә тапшырыла.
Яңавылда метеокүзәтүләр инде йөз ел диярлек алып барыла, тарихы 1925 елның сентябреннән башлана һәм Мәскәү-Казан тимер юлының элекке идарәсе тарафыннан кертелгән. 1935 елда метеостанция вокзалдан иске аэропорт территориясенә күчә (хәзерге Малышев урамы районы). 1943 елда аэропорт яңа урынга урнаша (хәзер биредә яңа микрорайон). Аның артыннан метеостанция дә аэропорт бинасына күчә.
1976 елга кадәр метеостанция авиаметеорологик дип атала (2нче разрядлы АМСГ). Ул авиацияне хезмәтләндерергә тиеш була, штаты 23 кешегә кадәр җитә. Станциядә радистлар эшли, алар һава торышы карталарын кабул итә, алар буенча фаразлар төзелә, техниклар мәгълүматларны карталарга урнаштыра һ.б. Станциядә биеклек буенча җил тизлеген исәпләү өчәм болытлар биеклеген билгеләү өчен шар-пилотлар җитештергән аэрологлар да булган. Аэропорттан самолетлар күп очкан, очучылар Яңавыл синоптикларыннан фараз алган.
1976 елда аэропортны Нефтекамакга күчерәләр, ләкин 1983 елга кадәр метеостанция гражданлык авиациясен хезмәтләндерүен дәвам итә, Уфа һәм Пермьга рейслар кала.
1983-1991 елларда авиация спортклубы Стәрлетамактан Яңавылга күчә, ул агымдагы һава торышы мәгълүматларыннан куллана, фаразларны инде Уфадан ала.
1993-1996 елларда И. Рәхимов парашют белән сикерергә укыту оештыра, арытаба шәһәрдә очмый башлыйлар.
Бүген биредә алты кеше генә эшли (техник-метеорологлар Елена Черепанова, Гөлназ Закирова, Ләйсән Мөхәммәтнурова, Анатолий Мерзляков, агрометеоролог Неля Мингазиева һәм станция башлыгы Виктория Мерзлякова), ләкин алар барысы да, элекке кебек үк, һава торышын тәүлек әйләнәсенә күзәтә. Димәк, теләсә кайсы һава торышында өч сәгать саен метеоролог метеомәйданчыкка чыга һәм төп параметрлар – һава температурасы һәм дымлылыкны үлчи, болытлар биеклеге, күрү мөмкинлеге һ.б. билгели – барлыгы унике позиция. Арытаба бу мәгълүмат эшкәртелә, кодлаштырыла һәм "Башгидромет"ка тапшырыла. Моның тәҗрибәдә ничек гамәлгә ашырылуын күзәттек тә.
"Быел яхшы кыш булды, чын!"
Станциягә башлык Виктория Мерзлякова кизү булган көнне бардык. Биредә тәүлек буе кизү торалар. Сөйләшенгән вакыттан бераз иртәрәк килдек, метеоролог Елена Черепанова ул вакытка әле сменасын тапшырмаган иде. Алар эшендә "төп" "КМ-1" (метеорологның 1 санлы китабы) китабында ахыргы язулар ясап, ул Виктория Викторовнаны көтә иде. 2015 елда район хакимияте булышлыгында метеорологлар карамагына барлыкка килгән модульле конструкциянең каркаслы-калкан яңа бинасында җылы, уңайлы эш өчен бөтен шартлар бар. Станциядә заманча аппаратура, әмма вакыт белән тикшерелгән җиһазлар да бар. Ял итү һәм ашау урыны, махсус кием өчен ("Башгидромет" эшчеләрен киез итек һәм башка аяк киеме, кышкы өске кием, чаңгы белән тәэмин итә) аерым почмак бар.
Этләр – һава торышын күзәтүчеләрнең төнге сагы – тавышы. Иртәнге салкында ишектән Виктория Викторовна килеп керде.
– Быел кыш яхшы, чын, – ди ул кергәндә үк. Календарь буенча яз килде бит инде. – Үткән елда минем хәтердә җиде тапкыр җепшеклек теркәдек, ә быел әнә ничек – салкын да җитәрлек булды, кар да аз түгел.
– Әйе, аз түгел, – ди Елена Артемьевна, – бүген төнлә генә әнә күпме яуды – мәйданчыкка чак барып җиттем. Сукмак буена таяклар тезәргә кирәк булган.
Виктория Викторовнада , әлбәттә инде, әлегә таяк һәм сукмак "кайгысы" юк – хуҗалык өлеше буенча барлык эшләрне (кар көрәү, метеомәйданчык һәм территорияне чабу, буяу һ.б.) алар тоташ коллектив белән башкара, беренче эш итеп ул электрон почтасын тикшерә, арытаба "КМ-1", "КМ-2", "КМ-3" чагыштыруга тотыналар һ.б.
– Таблица килгәнче бөтен нәрсәне әзерләргә кирәк, югыйсә ул вакланмалар белән китә, – ди һава торышы буенча кизү торучы үз "метеорология" телендә.
Тәрҗемә иткәндә исә ул катгый билгеләнгән вакытта (тәүлегенә сигез тапкыр) автоматлаштырылган система компьютерга таблица бирә, аны мөмкин кадәр тизрәк тутырырга кирәк. Әгәр өлгермәсәң, автомат аны тутырылмаган килеш ала, димәк, синоптиклар фаразы төгәл булмаячак. Таблица пунктларының бер өлеше мәйданчыктагы мачтадан автомат рәвештә тутырыла, ул приборлар белән тутырылган, ә параметрларның бер өлешен электрон машина билгеләргә-исәпләргә "өйрәнмәгән" әле. Мәсәлән, болытлар биеклеге, төре. Аларны кайвакыт күз күреме белән дә билгеләү катлаулы була, бу очракка биредә болытлар атласы бар. Явым-төшем күләмен билгеләү өчен шулай аталучы явым-төшемне үлчәү чиләге кулланыла, бәя, бозлавык һәм башка күренешләр – бозлавык станогы үткәргечләрен карау, өч тирәнлектә туфрак температурасын – буынлы Савинов термометры, кояш балкышы дәвамлылыгы гелиограф белән билгеләнә һ.б. Хәер, 8.20 сәгатьтә Бөтендөнья координацияләнгән вакыт, яки Гринвич вакыты буенча боларның барысын да эшләргә кирәкми – метеорологик күзәтүләр башкару тәртибе пунктлап-минутлап язылган, билгеле бер вакытта теге яки бу "һава торышы күрсәткечләре" алына.
Алынган күрсәтмәләр автоматика буенча яки электрон почта аша Уфага гына җибәрелеп калмый, алар шул "КМ-1"га кертелә. Өстәвенә, элекке очракларда кебек үк, телеграмма шифрланган төрдә тутырыла: 28419 15031 22500 120. Мәсәлән, гади кеше бу саннарның нәрсә аңлатуын белә алырмы? Монда менә нәрсә язылган: 28419 – Яңавыл станциясенең синоптика индексы; 15031 – кар катламына тикшерү үткәрү датасы; 10480 – басуда кар биеклеге; 22500 – кар тыгызлыгы; 120 – карда су запасы. Һәм бу әле иң кыска телеграмма түгел, алар өч һәм дүрт катлы да була. Әйтелүенчә, бу саннар кар катламын тикшерү турында хәбәр, алар биш көн саен үткәрелә һәм биредә төрле сәбәпләр буенча, кызганычка каршы, катнаша алмадык. Әмма соңрак ачыклануынча, "кызганычка каршы" түгел, ә киресенчә...
Туктадың, үлчәдең – алга... Романтика!
Ни өчен киресенчә икәнлеген Яңавыл метеостанциясенең басуда кар үлчәү маршрутын тасвирлауның беренче юлыннан ук аңларга мөмкин: "Даими басу маршруты метеорология мәйданчыгыннан 2,2 км ераклыкта урнашкан. Маршрутның үлчәү линиясе 500 м саен җәенке почмак белән 1 км озынлыктагы линиядән гыйбарәт. Маршрут линиясе 100 м саен казыклар белән беркетелгән".
Гади телдә әйткәндә, бу станция хезмәткәрләренең чаңгы һәм приборлары белән коралланып, җылы киенеп имәнлеккә, маршрутның беренче ноктасына баруын аңлата.
Шул рәвешле ике километрдан артык үтәләр. Арытаба километр озынлыктагы маршрутның үзе буенча баралар. Анда йөз метр саен көздән баганалар урнаштырылган, аларның һәркайсы янында кар катламы биеклеге, аның структурасы һәм тыгызлыгын үлчиләр. Арытаба инде ике километрдан артык кирегә атлыйлар. Менә шундый романтика.
Уҗым культуралары белән туфрак катламын тикшерүгә алуның ничек үтүе тагын да "кызыклырак", анда булырга туры килде инде безгә. Биредә "кораллануда" инде приборлар түгел, ә лом, балта һәм кәйлә, алар белән туңган җирне басуның дүрт урынында кисәргә, җылы бинага алып кайтырга кирәк. Андый эшләр кышка ике тапкыр гына үткәрелә. Моңа өстәп, агрометеоролог кышкы вакытта карлыган ботаклары үстерә...
Әмма, ничек кенә булмасын, биредә булып кына, явым-төшем, айлык уртача температура, җил тизлеге һ.б. хакында анык саннар "тусын" өчен, күпме эш башкарырга кирәклеген аңларга мөмкин.
Куркыныч күрнешеләр турында хәбәр итәбез...
Инде әйтелүенчә, Уфага телеграммаларны метеостанция тәүлегенә сигез тапкыр җибәрә, моннан тыш, станциядә көн саен радиоактив җирлекне өйрәнәләр, атмосфера төшемнәре чисталыгын тикшерү өчен планшетка сынаулар алына, шул тоташ мәгълүмат арытаба "Уралгидромет"га Екатеринбург шәһәренә җибәрелә. Әйткәндәй, шундый сынаулар алучы станцияләр республикада барлыгы өчәү.
Метеорологлар сигез тапкыр түгел һәм куркыныч, начар күренешләр турында катгый вакыт буенча гына да доклад ясамый. Алар телендә бу "куркыныч күренешләр турында давыллау" дип атала, алар аерым метеорология китабында теркәлә, "Башгидромет", ЕДДС, район хакимиятенә оператив тапшырыла. Көчле җил, җилнең кискен көчәюе (10 минутка кадәр кыска вакытлы көчәю), томан, бозлавык һ.б. Агрономик куркыныч күренешләр турында хәбәрләр тапшырыла һәм теркәлә. Мәсәлән, 2010 елның 21 маенда туфракта -5 градуска кадәр туңдыру буенча хәбәр иткәннәр, ул вакытта кыяр һәм кабакчыклар туңган. Шул ук елның җәендә явым-төшемсез 38 көн, туфрак һәм атмосфера корылыклары булган. Ә 2014 елның гарасаты соңгы елларның иң истә калган күренеше булып кала. Ул 29 августта булды, бу көнне Виктория Викторовна дежур булган.
– Нык курыктым, дип әйтү, димәк, бер нәрсә әйтмәү, – ди ул, – чөнки ул станциядән бер километр ераклыкта гына үтте. Көчле җил турында кисәтү булды, әмма аның гарасатка әйләнәчәген беркем алдан әйтә алмады.
Чыннан да, һава торшын алдан әйтеп булмый, гасырлар дәвамында төрле циклон, койма яңгыр, корылык, буран һәм нык түбәк һава температуралары кешеләр һәлак булуга китергән һәм яшәеш мөмкинлегеннән мәхрүм иткән. Бүген климат үзгәрү сәбәпле, шундый күренешләр ешлыгы көчәя генә, ә гидрометеорология шартлары йогынтысын кичермәгән өлкәләр юк диярлек. Шуңа күрә метеоролог һөнәрен арттырып бәяләү катлаулы.