ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар

"Хәер" марафоны

Яңавылда ялгыз өлкән гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча акция башланды

Атна башыннан Яңавыл районында туганнары карамагыннан торып калган һәм картлык яки инвалидлык буенча минималь пенсия алучы ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм күрсәтелә башланды. "Альтаир" үзәгенең социаль хезмәткәрләре озак саклану сроклы азык-төлек җыелмалары китерә, анда он, шикәр, ярма, макарон, консерва, май, чәй, печеньелар кертелгән. Ачыклануынча, бу акция республика территориясендә "Хәер" марафоны кысаларында "Изгелек" хәйрия фонды белән башлап җибәрелгән.– Безнең хезмәткәрләр авыл хакимиятләре белән берлектә авыл биләмәсендә яшәүче тугыз яңавыллыга җыелма таратты, – дип сөйләде "ЯТ"га "Альтаир" җитәкчесе Әлфия Касыймова. – Яңавылда азык-төлек җыелмаларын ике кеше алган. Бу акциянең Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлануын һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә сыйфатлы азык-төлек товарлары сыйфатында адреслы ярдәм күрсәтүгә юлланганын билгеләп үтәргә кирәк. Бер җыелма хакы 1 000 сум тәшкил итә. Программаның партнеры "Бәйрәм" кибетләре челтәре.Марафон тоташ елга планлаштырылган, әмма, әгәр меценат һәм битараф булмаган гражданнардан ярдәм алынса, ул озайтылырга мөмкин.
Читайте нас: