ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+14 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар

Җиңүчеләр хөрмәтенә "Җиңү көне" җыры

Идел буе федераль округында җыр флешмобы башланды

25 апрельдә Идел буе федераль округында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә "Безнең Җиңү көне" җыр марафоны күләмле акциясе башланды. Ул РФ Президентының Идел буе федераль округында Вәкаләтле вәкиле аппараты тарафыннан башлап җибәрелгән.

Оештыручылар нияте буенча, җыр марафоны төбәктә яшәүчеләрне бердәм халык коллективына берләштерергә тиеш. Катнашучы төбәкләр, "Җиңү көне" танылган җырын башкарып, бер-берсенә эстафета тапшыра. 1975 елдан 9 Майның бер генә тантанасы да аннан башка үтмәгән, җырга нәкъ 45 ел. Элегрәк ул Мордовия, Марий Эл, Удмуртия җирләрендә яңгыраган. Арытаба эстафетаны Башкортстан кабул итте, җыр белән ул бүген, 28 апрельдә, чыгыш ясаячак.

Безнең Яңавыл районы да патриотик халык акциясенә кушыла. Мәдәният идарәсе хезмәткәрләре мәгълүматы буенча, барысы яраткан "Җиңү көне" җыры рус, татар һәм башкорт телләрендә башкарылачак. Акция Яңавылда 6-8 майда узачак.

Үз хәбәрчебез.

Читайте нас: