ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 ноябрь 2017, 13:33

Уфадан бүләк белән

Башкортстанның башкаласында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре хөрмәтенә тантана үтте

10 ноябрьдә Уфада Конгресс-холлда республиканың Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көненә багышланган тантаналы җыелыш үтте. Анда илнең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Сергей Левин, Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов, дәүләт структуралары һәм бүлекчәләре вәкилләре, хакимият башлыклары, АПКның әйдәүче предприятиеләре җитәкчеләре, производство алдынгылары катнашты.
Безнең районнан делегация составында сигез кеше иде, аларның барысы да диярлек бүләк алды. «Агро М» ширкәте республиканың иң яхшы хуҗалыклардан берсе бүләккә лаек булды, шул ук хуҗалык тракторчысы Өлфәт Мусин «Башкортстан Респуликасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәтчәне» исемен алды. «Восток» колхозы» АХПКсының бозау караучысы Ирина Дәүләтхановага БР мактау грамотасы тапшырылды, «Яңавыл теплица комбинаты» ширкәтенең яшелчә үстерүчесе Гөлфинә Мөхәммәтьянова һәм «Мичуринский» ширкәтенең дуңгызларны карау буенча операторы Әнфисә Шакирова БРның Авыл хуҗалыгы министрлыгы дипломын алды. Шушы шәхси бүләкләр турында.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, барлык яңавыллылар өчен дә шатлану һәм горурлану өчен сәбәп бар. Безнең район III дәрәҗә Диплом белән билгеләнде.
Котлыйбыз!
Читайте нас: