ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 ноябрь 2017, 13:44

Хәтта тавышы да шифалы

Яңа уртавыллыларның байтагы Әминә Гыйльман кызын «икенче әни» дип йөртә

Әминә әби, өлкән яшьтә булуына карамастан, күзлексез укый.
Әминә әби, өлкән яшьтә булуына карамастан, күзлексез укый.
Берничә ай элек 90 яшен билгеләгән Яңа Уртавылдан Әминә Гыйльманова хакында укучыларыннан белдек. «Ул – кешелеклелек, нәфислелек һәм хезмәт сөючәнлек эталоны», – диде алар. Ләкин аның турында гәзиткә язу турында тәкъдимнән Әминә Гыйльман кызы тыйнак баш тартты. Укучылары ярдәмендә аның хакында күбрәк белдек.
Кеше тормышының китабын ачып, аңарда күп гыйбрәтле нәрсә табарга мөмкин. Әминә Гыйльман кызы гаҗәеп бай эчтәлекле һәм матур тормыш кичерүчеләр исәбенән булып чыкты. Ул әлегә кадәр актив һәм эшлекле. Балалары әйтүенчә, «кулы хәтерләгән, бар нәрсәне эшли». Бу гадәте сугыш көйдергән яшьлектән калган. Әминә Гыйльман кызы – дүрт искиткеч бала әнисе, 11 оныгы, 18 туруны бар. Шунлыктан яңа уртавыллыларның яртысыннан күбесе аны «икенче әни» дип йөртә. Ул гади биология укытучысы гына түгел. Һәр дәресе тормыш тәҗрибәсе белән тулы булган, ул табигатькә сөю тәрбияләгән, куйган максатларга ирешергә өйрәткән, җан җылысын өләшкән.
Әминә Гыйльман кызы Агыйделнең матур ярында урнашкан Дүртөйле районының Иске Көнгеш авылында туган. Сугыш башлангач та барлык дүрт туганы фронтка киткән. Әминә сугыш чорының колхоз тормышында катнашкан, йортта ярдәм иткән, сеңлесен караган. 1945 елда ун еллык мәктәп тәмамлаган һәм балачак хыялы – укытучы булу теләген тормышка ашырырга карар иткән. Бөредә уңышлы укыганнан соң яшь белгечне Яңавыл районына юллыйлар. Шулай, 1947 елда ул Яңа Уртавылга килә. Укытучылар коллективы тату була, яшь кыз барысының да күңеленә дә хуш килә, һәм хезмәт эшчәнлеген уңышлы башлый. Мәктәпнең зур участогы коллективның үзгә горурлыгы булган, анда үскән яшелчә мәктәп ашханәсен ел әйләнәсенә тәэмин итәргә җиткән, бер өлешен сатканнар. 1960нчы еллар уртасында Әминә Гыйльман кызы берничә тапкыр Мәскәүдә халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашкан, рәхмәт хаты да бар.
Шушы авылда үзенең сөйгән ярын – чибәр һәм хезмәт сөючән Зәйкәтне очраткан. Яшьләр 1949 елда өйләнешә, кыз һәм өч ул үстерә. Өлкән уллары Рәлиф һәм кызлары Зөһрә әнисе сукмагыннан китә. Таһир - җирле хакимияттә шофер, Җәмил МВД мәктәбен тәмамлап, җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшли.
Балалары төп йортта еш кунак. Рәхмәтле укучылары да еш килә. Бүләк, чәчәкләр белән. «Аның хәтта тавышы шифалы», – дип билгели алар. Ә сөекле остазларын 90 яше белән котларга мәктәпне хәттә 50 ел элек тәмамлаучылар да килгән.
Ул кунакларны тәмле карлыган пирогы белән сыйларга ярата.
Читайте нас: