Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 декабрь 2017, 13:55

Бер ферма икенчесеннән аерыла

Районда терлекчелек объектларына йөреп чыгу узды

Йолага әверелгән фермаларга йөреп чыгу 13 декабрьдә узды. Анда район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов, авыл хуҗалыгы бүлеге һәм ветеринария хезмәте белгечләре катнашты. Чара иртә таңнан кичкә кадәр барды.
Эш «Урада» агрофирмасы» ширкәтенең (җитәкчесе – Рафик Гәрәев) сөтчелек фермасына барудан башланды. Хуҗалык фермасы үрнәкле-күрсәтмәле, агрофирма – район АПКсы алдынгыларыннан берсе. Токымлы репродуктор предприятиесе эшчәнлеге «яхшы» билгесенә бәяләнде.
Вәрәшбаш һәм Истәктә урнашкан беррәттән киләсе өч ферманың эшчәнлеге нигездә яхшы яктан гына телгә алынды. Алар фермерларныкы – Ирина Салихова, Гөлназ Вәлиева, Зиннур Вәлиевныкы – һәм тотрыклы хуҗалык итү үрнәге күрсәтә. Һәрвакыт һәм барысы да тигез бармаса да, ниндидер җитешсезлекләр булса да, тоташ алганда, «чын фермерлар».
Районның алдынгы хуҗалыклары бишлегенә «Агро М» ширкәте дә (Рудольф Шәрәфетдинов) керә. Йөреп чыгуда катнашучылар хуҗалыкның ике машина-трактор фермасына барды (Нөркән һәм Сандугач), күргәннәр уңай тәэссорат калдырды. Авыл хуҗалыгы предприятиесе сенажны заманча технологияләр – «төргәктә сенаж» әзерләү белән икенче ел шөгыльләнә, алар быел печәнне рулонга төргәндә шпагат түгел, ә махсус челтәр кулланган. Бу ысулның шулай ук үз өстенлекләре бар.
Киләсе пункт «Ужара» ширкәте (Александр Гайсин). Монда барысы да бик начар дип булмый, йомшак әйткәндә, яхшы нәрсә дә аз.
– Барлык юнәлештә эшне яхшыртырга кирәк, – диделәр «Победа» ширкәтенең Йөгәмәш бүлекчәсе (Азат Нәҗметдинов) терлекчеләренә. – Авыл хуҗалыгы производствосында хәл төзәлде, ләкин үсәсе бар әле.
«Мирас» ширкәтендә (Марс Кәлимуллин) шундый ук сөйләшү булды. Охшаш нәрсәләр шулкадәр үк күп түгел, дияргә кирәк, хуҗалык инде тырышып эшләми башлаган иде, әмма шуңа карамастан ул сакланды, ә бүген эшләр алга китәр дигән нигез бар.
«Марс» авыл предприятиесе ширкәтендә (Радик Сәетов) эш салмак, ләкин тотрыклы бара. Хуҗалыкта үсеш буенча билгеле планнар каралган.
«Восток колхозы» АХПКсында (Владимир Кәмиуллин) терлекчелек корпуслары ел саен үзгәрә. Районның әйдәүче авыл хуҗалыгы предприятиесендә эш җайга салынган, шуңа карамастан монда ирешелгәннәрдә туктарга җыенмыйлар.
Шушы сүзләрне үк «Победа» ширкәтенең Шүдик бүлекчәсе (Кирилл Шәринов) хакында да әйтергә була, анда хәзер районда иң күп сөт җитештерелә, һәм «Дружба» АХПКсы (Рәлиф Шәйдуллин) турында да шуны ук сөйләргә була. Соңгысы, сүз уңае, йөреп чыгу вакытында теләк булганда һәм эшләгәндә аутсайдерлардан алдынгылар исәбенә чыгарга мөмкин булу үрнәге итеп китерелде.
«Ленин» авыл хуҗалыгы предприятиесе ширкәтендә (Ринат Илтыбаев) алардан үрнәк алырга тырышалар, ләкин күбесе барып чыкмый.
«Юлдаш» ширкәте (Валерий Хәйдәршин) хезмәткәрләренә яхшы шартлар тулдырылган. Маллар өчен дә шартлар булдырыла, ләкин алардан әлегә кирәкле бирем юк. Малларны яңартырга кирәк – рейдка чыгучыларның йомгагы шундый.
«Куәтләрне үстерү мөһим», – дип билгеләнде «Алексеевский» совхозы ДУСПендә (Рөстәм Әхмәдиев). Билгеле булуынча, комплекска охшашлар районда гына түгел, ә республикада да юк, предприятиенең куәте бик зур.
Хәер, районның тоташ агросәнәгать комплексыныкы кебек үк. Йөреп чыгуга йомгак ясаганда әйтелгәнчә, күп нәрсә инде эшләнгән, ләкин байтагын кулланасы һәм үзләштерәсе бар.