ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 декабрь 2017, 12:09

Кабул итү, завод, остаханәләр

Районга БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе урынбасары килде

Кичә районда эш сәфәре белән БР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Павел Иофинов булды. Яңавылга килү белән ул гражданнарны кабул итте, аңа биш кеше
килде. Сорауларның барысы да диярлек агросәнәгатьне субсидияләүгә кагылды, кайберсе шәхси иде.
Арытаба Павел Августович «Победа» ширкәтенең Яңавыл сөт заводына барды, предприятиенең эшчәнлеге белән танышты. «Восток» колхозы» АХПКсы киләсе тукталыш пунктына әверелде. Монда ул Нәнәде һәм Иске Вәрәш сөтчелек фермалары, машина-трактор остаханәсендә булды, тагылма җиһазларны чәчүгә әзерләүче эшчеләр белән аралашты. Аграр ведомствоның министр урынбасары биредә дә, шулай ук тоташ район буенча күргәннәрдән канәгать калды.
Читайте нас: