ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 гыйнвар 2018, 16:47

Терлекчелек – штатлы режимда

Фермаларда производство эшләре тукталмый

Башланган елның икенче эш атнасы башланды. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы тармагында производство эше хәтта Яңа ел төнендә дә тукталмады, дип әйтергә мөмкин. Малларны ашатырга, эчертергә, саварга кирәк, гомумән, алар даими карау таләп итә. Районның авыл хуҗалыгы идарәсендә хәбәр итүләренчә, эш барлык терлекчелек объектларында штатлы режимда дәвам итә, нинди дә булса вакыйгалар турында хәбәр кермәгән.
– Һава торышы җылы торды, электр энергиясе, су тәэминаты белән проблемалар булмады, – дип сөйләде авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы Нәфкать Мөгаллимов. – Буран, кар өемнәре, әлбәттә, билгеле бер авырлыклар тудырды, ләкин аларны тиз һәм югалтуларсыз үткәрдек. Җитештерелгән сөт күләменең кимүенә дә юл куелмады. Сүз уңае, әгәр инде үткән елның 30 декабрендә көндәлек тулай савым 40,8 тонна булса (2016 елның 30 декабрендә бу күрсәткеч 36,5 тоннага тигез), 2018 елның 11 гыйнварена районда көндәлек тулай җитештерү 41,5 тонна тәшкил итә. Һәр сыердан уртача савым 13 килограммга җитә (үткән ел дәрәҗәсеннән 1,6 кг.га күбрәк). Шул ук вакытта «Победа» ширкәтенең Йөгәмәш бүлекчәсендә бу көннәрдә бер сыердан 21 кг сөт (еллык чагыштыруда 9,4кг.га югары), шул ук хуҗалыкның Шүдик бүлекчәсе һәм «Восток» колхозы» АХПКсында – 17,7 кг (2,5 һәм + 2,8), «Урада» агрофирмасы» ширкәтендә – 16,3 кг (үткән ел дәрәҗәсендә), «Агро М» ширкәтендә – 14,9 кг (+1,2).
Фермер хуҗалыклары да яңа елга тотрыклы һәм хәрәкәтчел күрсәткечләр белән күчте. «Салават» К(ф)Х.да һәр сыерга савым – 12 кг (+1,2 кг) «Нәргиз» К(ф)Х.да – 10,6 кг (+6,5), шәхси эшкуар И.А. Салиховада 10 кг.га (+3) җитә. Сыерлар бозаулый, елның беренче ун көнендә 75 баш үрчем алынган, савым артуын дәвам итә.
Читайте нас: