Район АХПКсы үсеше белән кызыксынучылар 2015 елда «Мирас»ның (ул чакта әле АХПК) нинди авыр хәлдә калуыннан хәбәрдәр. «Мирас» ширкәтенең бераз вакыт эчендә конкурс производствосын ота алуы һәм киләчәккә якты планнар белән яшәвен белгәч, хезмәтчәннәр һәм предприятие җитәкчелеге өчен нинди горурлык биләп алуын күз алдына китерү мөмкин түгел.
2015 елда «Мирас» кабул иткән минимум программасын уртак көч белән җиңеп чыктылар: күп санлы суд юллары аша үттеләр, банклардан кредит һәм ссуда алдылар, элекке бурычларын түләделәрһәм, әлбәттә инде, һәр тиенне янга калдырганнар. Предприятие җитәкчесе Марс Кәлимуллин белдергән саннар буенча үтсәк, «мираслылар» өчен җиңел булмаган ике ел эчендә ширкәттә җитештерү ике тапкыр арткан, 2016 елдан үсеш 40% тәшкил иткән.
– Район буенча уртача күрсәткечләр белән чагыштырганда, әлбәттә, аз, – дип басым ясады Марс Хәлим улы. – Димәк, эш урыны, омтылыр нәрсә, ресурслар бар.
Предприятиедә 3822 гектар авыл хуҗалыгы җирләре исәпләнә, алардан 2,5 мең гектары – сөренте. Ахыргы урып-җыю чоры барышында тулай уңыш җыеп алуны шулай ук ике тапкыр арттыра алганнар. Әлбәттә инде, моңа җитәкчелекнең белемле сәясәте булышлык иткән. Марс Хәлим улы ике ел эчендә электән килгән печәнлекләрне сөрә һәм шуның белән авыл хуҗалыгы җирләрен арттыра гына түгел, ә «ял иткәннәрен» производствога кертә алуларын билгеләде. Бөртеклеләр орлыгы элиталыга алыштырылган, химик утау оештыруның да нәтиҗәсе булган. Биологик ашлама куллана башлаганнар (орлык чәчүгә кадәр эшкәртелә). Химик утау да ярдәм иткән. Бөртеклеләрнең бер гектардан уртача уңдырышлылыгы 14 центнер тәшкил иткән.
Чәчү һәм урып-җыю чорына техниканы вакытында әзерли алган механизаторларга үзгә рәхмәт белдерелде. Предприятиенең машина-трактор паркы бик иске булуын исәпкә алсак, тракторчы һәм комбайнчыларның тырышлыгын билгеләргә кирәк. 2017 елда биредә яңа техника алмаганнар. «МТМда барлык станок, цехларны тергездек. Биредә Өлфәт Әхмәдуллинның өлеше аеруча зур, – дип билгеләде җәмгыять җитәкчесе. «КСК-100» силос комбайнын «тергезүчеләр» адресына да рәхмәт сүзләре яңгырады. Бу техника ярдәмендә хайваннарны тулысынча сусыл азык белән тәэмин итә алганнар.
Терлекчелеккә килгәндә исә, биредә дә кытыршылыклар байтак әле. Күрсәткечләрнең кимү сәбәбе – савым сыерларның инде карт булуында, көтүне яңарту таләп ителә. Әмма биредә малларның баш санын саклап кала гына түгел, ә арттыра да алганнар. Мисалга, Тау авылында терлекчелек корпуслары бөтенләй буш булган, ә бүгенгә анда өч төркем терлек. Кайберәүләр фермада гаиләсе белән эшли. Терлекчеләр (алар «Мирас»та 22 кеше) һәр сыерга савымны район буенча уртача күрсәткечкә якынайтырга омтыла. Агымдагы елда малларның баш санын 30%ка яңарту планлаштырыла. Район хакимияте вәкилләре: авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Рәлиф Сәлиманов, «Россельхозбанк»ның өстәмә офисы управляющие Эльвира Сафина һәм район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары Резеда Хөсәенованың чыгышында да «Мирас» ширкәте хезмәтчәннәренә күп изге теләк яңгырады. Җыелыш пенсия яшенә җиткән хезмәтчәннәрне хөрмәтләү һәм җылы сүзләр юллау белән тәмамланды.