Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 февраль 2018, 10:04

Җырларга, Ватанны сөяргә өйрәнгәннәр

Ямъяды авылы юкка чыгып бара

Архив документлары нәрсә сөйли
...Бу авылда кайчандыр барысы да булган: мәктәп, клуб, тимерлек һәм ашлык саклау өчен зур амбар. Йортлар бик күркәм җирдә урнашкан һәм яшеллеккә күмелеп утырган. Туйлар үткәрелгән, балалар туган... Ныклы колхоз дип исәпләнгән. Тирә-юньдә – уңдырышлы җирләр. Хезмәтчәннәр басуга бодай һәм арыш, арпа, солы чәчкән, ә тагын көнбагыш, кукуруз, кызыл чөгендер һәм бәрәңге үстергән. Язын Сабантуйлар гөрләгән, алдынгыларны хөрмәтләгәннәр. Авыл печән җирләре, су чыганакларына – чишмәләре бәллүр кебек чиста – бай булган. Авыл яшәсен генә кебек...
Архив документларын карыйбыз. Авылга нигез салучылар якынча XIX гасыр ахырында бу җирлеккә тирә-яктан күчеп килә башлаган (яхшы тормыш эзләп). Саннар Ямъядының 1876 елда барлыкка килүе, ягъни авылга 140 елдан артык булуын дәлилли, тарих үлчәмнәре буенча зур яшь түгел. Кешеләр, нигездә, Кучаш авылыннан (хәзер – Калтасы районы территориясе) күчеп килгән. Исеме Ямъяды елгасыннан алынган.
Авыл тормышының революциягә кадәрге чоры тирә-юньдәге тормыштан әллә ни аерылмый. Авыр яшәгәннәр, бөтен эш кул белән башкарылган. Ат белән сөргәннәр, чәчкәннәр, урак урганнар, көлтә бәйләгәннәр һәм зур булмаган эскерткә салганнар. Уңышның бер өлешен көз суктырганнар, ләкин нигездә – кыш көне. Икмәк көлтәләрен атта усадьбага алып кайтканнар, киптергәннәр. Хатын-кызлар чыра яктысында җитен, йон эрләгән, тукыган, кием теккән. Халык белемсез булган һәм тиздән, 1903 елда, язуга өйрәтү өчен биредә мәчет салына. Бинаны төзергә Орловкадан осталар ярдәм иткән, дип сөйлиләр. Балаларны аерым укытканнар. 1907-1910 елларда Ямъядыда бердәнбер белемле кеше – Гыйльмадрислам Нурисламов яшәгән. Аңа аена бер тапкыр Красный Холм авылыннан «Ведомости» гәзитен китергәннәр. Бөек Октябрь революциясеннән соң Ямъяды Ижбулды авыл Советына кергән. 1920 елларда фермалар төзелеше башланган, җәмәгатьчелек малы барлыкка килгән, дуңгыз фермасы, сыер, сарык, ат асраганнар, шулай ук зур гына кошчылык фермасы булган.
1934-1935 елларда клуб төзелә, биредә олыс үзәгеннән кайтарылган фильмнар күрсәтелгән. Анда Тәнзилә Адиева эшләгән, ул шулай ук ветеринария фельдшеры булган. Коллективлашу чорында кибет ачылган, анда озак вакыт Бәхти Корбанов көндәлек ихтыяҗ әйберләре саткан.
Мәшәкатьләр белән үткән балачак
Һәр авылның сугышка кадәр, сугыш һәм аннан соңгы тарихын биредә яшәүче халыкның тормыш юлы буенча китаптан кебек укырга мөмкин. Авылдагы аксакалларның берсе Гафия Баһауова (1929 елда туган) шул чорның байтак вакыйгаларын хәтерендә саклаган. Бу мәкаләне әзерләү өчен Гафия Шәйхинур кызында булдык.
– Әти-әнием 1930нчы еллар ахырында Ямъядыга күчеп килгән, – дип сөйли ул. - Кечкенә булсам да, яшьтәшләр белән уйнау бәхете тәтемәде, энем һәм сеңлемне карарга тиеш идем. Урам читендә, ферма ягыннан, иске йорт сатып алдык, моның өчен әти ашлык һәм милектән кайбер нәрсәләрне сатты. Ач-ялангач диярлек калдык... Әти-әни шундук колхозга эшкә башлады. Тәүдә мәчеттә укыдык, мәктәп юк иде. Бура сатып алу һәм мәктәп төзү өчен һәр йорттан яртышар пот (8 кг чамасы) ашлык җыйганнар, дип сөйләде. Безне Габделбарый абый Әфләтунов укытты. 1925 елда авылда янгын чыккан, көчле җил ялкынны тараткан, һәм тоташ авыл диярлек тулысынча янып беткән. Аны бөтен дөнья белән тергезгәннәр. Авылда ындыр табагы, «пожарка» барлыгын хәтерлим. Тегермән, тимерлек булды. Биредә нигездә татарлар яшәде, ләкин руслар да бар иде.
Авыл халкы тимерчеләр Александр Малых, Константин Шәйдуров, Хаҗи Мөхетдиновның исемнәрен атый. Гафия Шәйхинур кызы 1942 елда әтисенең сугышка китүен яхшы хәтерли. Аңа 11 яшь булган. Шәйхинурга Тәтешле районында чакыру кәгазе тапшырганнар, колхоз аны бирегә урман кисәргә җибәргән. «Ул төнлә Бөрегә кадәр китте. Әни капчыкка сохари тутырды, әти, исән кайтачагына ышандырып, хушлашты.
Шәйхинурның сугышка китүен авылдашлары иртән генә белә. Күпләр ул вакытка инде кара кәгазь алган... Әнинең йөрәге ничек түзгән – белмим, ул йөкле булган. Әтидән нибары бер «өчпочмак» килгән, кавалериягә алынуы, казна итекләренең кысык булуы турында. Минем йөрәк әтинең кайтуын көтеп, әле озак ышанып йөрде. Ләкин ул хәбәрсез югалды».
Сугыш елларында Гафия, үзе дә бала гына, сарык фермасында эшли, бәрәннәр карый. Бер елдан ахирәте Сәкинә белән аңа чебеш үстерүне йөкләтәләр. «Мөгаен, башка ышанырлык кеше булмагандыр, – дип авыр сулый ул. – Әни дә нык торды. Бар, югыйсә эш көннәре куймаслар, ач калырбыз», - диде.
...Чебешләр үстергән бинада җылы. Бервакыт кызлар йончыганнын сизми дә кала, кочаклашып такта өстендә йоклап китә. Уянгач, чебешләрнең абзарда юклыгын күрәләр – комак ташып бетергән. «Безне бик каты әрләмәделәр. Үзегезгә тимәгән өчен Ходайга рәхмәт, диделәр. Сугыш елларында алар, бүреләр дә күп иде, төнлә урамда өере белән йөрделәр», – дип искә ала ул.
«Тоташ балачагым, яшьлегем ферма юлында үтте», – дип яшьле күзләрен сөртә Гафия Шәйхинур кызы. Көзге ачы җилдә сарык көттем, кышын бәрәннәр карадым, ындыр табагындагы эшләрдән дә читтә калмадым.
Түздем, чыдадым. Әмма сәламәтлегем какшады. Авыл егетенә кияүгә чыктым, аның белән ул һәм дүрт кыз үстердек.
Сугыштан соң яшәү җиңеләймәде. Аннан әйләнеп кайтканнар озак яшәмәде, фронт яралары ирек бирмәде. «Әтиләре исән булганнардан көнләшә идек», – дип дәвам итә сүзен Гафия әби. – Әни безнең хакка сыерны сакларга тырышса да, гаилә ач булды. Хатын-кызлар һәм безнең кебек балалар иңендә авыл һәм ил барлык авырлыкларны җиңде, иң авыр елларга бирешмәде. Бүген балалар уйнамаган һәм көтүдән кайтучы сыерлар мөгрәмәгән буш урамны күрү авыр...»
Ә колхоз ныгый һәм үсә...
1953 елда Ямъяды Ижбулды авыл Советыннан Орловкага күчерелә. Хуҗалык Калинин исемендәге колхозга тапшырыла. Акрынлап хуҗалык ныгый, әйләнешләр үсә, техника күбәя.
1960 елда биредә бәрәңге саклагычы төзелә. Бер елдан хуҗалыкка электр үткәрелә. Печәнгә ул вакытта 90шар кеше чыга. Ямъядыда җир уңдырышлы, мул уңыш җыеп алалар. Әйе, авыл яшәсен генә иде дә бит! Ләкин үткән гасырның 80нче еллар башында башлангыч мәктәп ябыла, 90нчы елларда колхоз бөлгенлеккә төшә, ә 2000нче еллар башында күпләр гаиләсе белән күчеп китә. Өлкән яшьтәге халык кына торып кала. Еллар үтү белән кайберләре вафат була, башкаларын балалары алып китә, һәм авыл акрынлап бетә башлый.
Нәрсә калыр?
Әле Ямъяды авылында 3 хуҗалык кына калган, анда өч кеше яши, алар барысы да, әлбәттә, пенсионер. Җәй көне балалары монда кыш буе бу җирләрне сагынырга өлгергән өлкән әти-әнисен кайтара. Кысык шәһәр фатирында аларга яшәү бөтенләй юк кебек. Туган йортын искә алганда, героебыз Гафия әби Баһауованың күзләренә яшь тула. Ямъядылыларның яшен исәпкә алсаң, бу торак пункт тагы тормышның ахырына ерак калмаган. Шуннан нәрсә калыр? Ялгыз авышып утырган электр тапшыру линиясе терәкләре, кыйшайган йортлар, чүп үләне баскан урамнар һәм ... тынлык?
Русия тикшеренүчеләре бу авыллар санының кимүе беренче генә түгел, ди. Мисалга, XIX гасыр ахырында, әйткәндәй, Ямъяды авылы барлыкка килгән чор – крестьяннар еш кына эшкәртелгән басулы пүчинкәләр янына күченгән. Икенче дулкын – бу коллективлашу (1920-1930 еллар), һәм өченче – үткән гасырның 50нче елларында колхозларны берләштерү. Мәсәлән, ул вакытта район картасыннан Мәләгуш авылы югала. Бүген һәр авыллыны шундый сорау борчый: бетеп баручы авылны ничек коткарырга? Адәм баласы тормыш кайнап торган урынга ашкына.