ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2018, 11:39

Спортчылар, иҗадилар, осталар...

Истәк авыл биләмәсеннән дүрт авыл кышкы ярышларда көч сынашкан

23 февральдә, ил Ватанны саклаучылар көнен билгеләгән һәм безнең спортчылар Пхёнчханда ак Олимпиадада медальләр өчен көрәшкән көнне, Истәк авыл биләмәсендә читтә калмаска карар иткәннәр: мәдәният йорты хезмәткәрләре «Әти, әни, мин – спорт гаиләсе» конкурсын оештырган.
Бәнибаш, Ахтиял, Иске Көек һәм Истәктән дүрт гаилә, спорт-музыка ярышларында көч сынашу өчен Истәк авылында җыелды. Аларны авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Айдар Гыйльмиев сәламләде, барысына да күтәренке кәеф, уңышлар теләде.
Үзләре белән таныштырып, гаиләләр «сугышка» ашкынды. Командаларга кызыклы, ә кайвакыт йөгерү, сикерү һ.б. белән гади булмаган конкурслар тәкъдим ителде. Моннан тыш, катнашучылар музыкаль талантын күрсәтергә тиеш иде. Мавыктыргыч ярышның барлык этаплары киеренке көрәштә үтте. Көярман һәм тамашачылар вакыйгалар барышын күзәтте, кычкырып ярдәм итте.
Ярышның төрле этаплары арасында үзешчән артистлар чыгыш ясады – бу Ахтиялдан фольклор, Истәктән вокаль ансамбльләре.
Ярышта катнашудан балалар белән беррәттән канәгатьлек, дәрт алган шаян, күтәренке күңелле ата-аналарны күрү куанычлы булды.
Истәктән Света, Гүзәлия һәм Рәмис Фазлыевлар гаиләсе спорт белән иң дуслары дип игълан ителде. Ахтиялдан Гөлназ, Азалия һәм Илшат Хәсәновлар гаиләсе иң музыкаль булып чыкты. Бәнибаштан Андрей, Алина һәм Ярослав Мохтаровлар иҗади дип танылды һәм Иске Көектән Сергей, Евгений һәм Дмитрий Адиевлар гаиләсе – иң креатив. Һәр катнашучы бүләк алды.
Истәк авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Альмир Вәлиев авыл биләмәсе Советы депутатларына, Лиана Әхтәмова, Физанур Вәлиев, Алсу Нуруллина, спорт ветераны Фирдус Дәүләтовка конкурсны әзерләү һәм үткәрүдә катнашкан өчен рәхмәт белдерә.
Читайте нас: