ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 апрель 2018, 13:02

Доктор һәм психологлар, әниләр, ахирәтләр...

Кисәккаен фельдшер-акушерлык пунктында чын һөнәрманнар эшли

«Кисәккаен, Янбарыс, Тартар авыллары халкы исеменнән безнең ФАП хезмәткәрләре: фельдшер Зилә Кадыйрова һәм акушер Люция Шәйхатаровага рәхмәт белдерергә телим. Бу хәстәрлекле, игътибарлы ханымнар безне укол һәм дару белән генә түгел, ә ихтирамлы мөнәсәбәте, изге сүзләре белән дә дәвалый. Көн һәм төннең теләсә кайсы вакытында, эш һәм ял көннәрендә алар авырулар янына килә, савыккач та игътибарсыз калдырмый... Зилә Ираф кызы авыл Советы депутаты да», – дип яза Кисәккаенда яшәүче Гөлшат Вәлиева. Ярыйсы гына зур «җылы» хатны укыганнан соң, бу кешеләр белән якыннан танышасы килде. Шул максат белән Кисәккаенга юнәлдек.
– Бездә иң яхшы докторлар эшли, – дип белдерде ФАПтан чыгып килүче ир, медицина хезмәткәрләренә нинди сыйфатлама бирер идегез, дигән сорауга. Бинага үтәбез, һәркайда чисталык, тәртип. Фельдшер бүлмәсенең ачык ишегеннән күңелгә ятышлы, тынычландыручы һәм шул ук вакытта ышанычлы тавыш ишетелә: «Һәр процедурадан соң: «Бу миңа ярдәм итә, хәлем яхшыра», – дип кабатлагыз, шул чакта дару икеләтә көч белән эшли һәм организм тизрәк савыга... Тагын менә бу даруларны кабул итә башлагыз, борчылмагыз, барысы әйбәт булачак. Сезне көтәчәкмен...». Ачык йөзле ханым пациентны ишеккә кадәр озатты һәм безне янына чакырып алды. «Авыл медикларының эше шундый инде, «доктор» да, психолог та, әни дә, ахирәт тә булырга туры килә, – ди Зилә Ираф кызы. – Яшь чакта, Сарапул медицина училищесында укыганда, биредә тукталмам, вузда укуны дәвам итәрмен һәм зарури табиб булырмын, дип уйлый идем. Сарапулда өч ел эшләп, туган авылы Янбарыска кайта. 1989 елда Кисәккаен ФАПында фельдшер булып башладым һәм җаным-тәнем белән авылга, халыкка беректем, табиб һөнәрен алу турында хыял үзеннән-үзе таралды. Биредә тамырларым, биредә зур гаиләм. Ирем Айдар Айрат улы белән Янбарыста төпләндек, йорт төзедек, өч кыз тәрбияләп үстердек, икесе инде кияүдә, безгә онык-оныка бүләк иттеләр. Сөекле гаиләм, яраткан эшем барлыгы белән бәхетлемен, хыялым тормышка ашты, дип әйтергә мөмкин. Асылында исә, авыл фельдшеры ул – «универсаль табиб» – төрле яшьтәге авыруларга медицина ярдәме күрсәтәсең».
Бишбүләк районында туып-үскән акушер Люция Шәйхатарова Кисәккаенга 1990 елда Бәләбәй медицина училищесын тәмамлаганнан соң юнәлеш буенча килгән. «Зилә Ираф кызы белән шундук уртак тел таптык. Бүген инде бер-беребездән башка тормыш һәм эшне күз алдына китерә алмыйбыз, ахирәтләргә әверелдек. Биредә үк, Кисәккаенда, язмышымны очраттым, ирем Альберт Катиф улы белән ул һәм кыз үстердек, – дип сөйли Люция Сөләйман кызы.
Медицина хезмәткәрләре карамагында өч авыл халкы – Кисәккаен, Янбарыс, Тартар – барлыгы 827 кеше. «Бер яшькә кадәргеләр – алты, 14 яшькә кадәр – 92 бала. Авыллар картая, – ди үкенеч хисе белән Зилә Кадыйрова. – Элек 300-400 баланы хезмәтләндергән чаклар булды. Бүген исә өлкән яшьтәге кешеләр өстенлек итә».
Чын медикка нинди сыйфатлар хас булырга тиеш, дигән сорауга икесе дә бертавыштан: «Сабырлык – бу иң мөһиме. Хәтта эчтән өзгәләнсәң дә, моны пациент сизмәсен, ул сиңа ярдәм сорап килгән һәм күңеле җиңеләеп кайтып китәргә тиеш», – дип җавап бирделәр.
Читайте нас: