ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 апрель 2018, 17:33

Җитештерүче һәм эш белән тәэмин итүче

«Мичуринский» дуңгызчылык комплексы тотрыклы үсештә

Март ахырына «Мичуринский» ширкәтендә дуңгызларның гомум саны 20300 баштан арткан. Һәм моның әле чик түгеллеген әйтергә кирәк, оештыручы – «Куеда ит комбинаты» ширкәтенә продукциясен сату гарантияләнгән предприятие киләчәктә дә производствоны киңәйтергә ниятли.
– Быелга планнарда – симертү өчен өстәмә корпус төзү, – ди дуңгызчылык комплексы управляющие Альберт Батыров. – Эш шунда ки, хәзер бездә дуңгыз балалары симертү төркемнәрен «куып килә», урын җитми. Һәм бу соңгы елларда гына аеру буенча – ике һәм симертү буенча дүрт корпусның сафка кертелүенә карамастан. Узган ел да базаны киңәйтү һәм ныгытуга бай булган. Пигбалий (үсештә «яшьтәшләреннән» калышкан һәм өстәмә карауга мохтаҗ дуңгыз балалары өчен объект – авт.), төяү эстакадасы, 80 тонналы электрон автоүлчәгеч, 6 берәмлек техникага гараж (2016 елда шундый ук бина булдырылган) төзелгән. Моннан тыш, иске катламны тулысынча салдыру, барлык «нигезен ныгытучы» эшләр үткәрү белән 22754 кв. м гомум мәйданлы производство һәм янәшәдәге территорияләргә асфальт түшәлгән. Биредә шулай ук азык-төлек җылыту һәм кабул итү пункты барлыкка килгән, ә предприятиеләрнең элек производство зонасында урнашкан идарә аппараты комплексның хуҗалык зонасына күчерелгән. Бу дуңгызларның Африка чумасы вирусына юл куймас өчен таләпләрне катгыйландыру максатында эшләнгән. Хәзер «Мичуринский»ның бу авырудан сакланганлык буенча югары – дүртенче классы бар. Шулай да бу юнәлештә эш бер көнгә дә тукталып тормый, бөтен кирәкле нәрсәләр камилләштерелә, яңартыла. Андыйлар арасында – терлекчелек биналарында микроклиматны яхшырту өчен җилләткечне яңарту.
Производство күрсәткечләренә килгәндә исә, алар яхшы. Ай саен 3330 баш дуңгыз баласы алына, бер ана дуңгыз уртача 11,3 бала бирә.
– Кайчандыр тугыз дуңгыз баласы алу безнең өчен бик яхшы нәтиҗә иде, – ди Альберт Бәхтигәрәй улы. – Бүгенге тәүлегенә уртача артымны да ирешә алмаслык, дип исәпли идек – ул тоташ комплекс буенча 541 граммга җитте, ә симертүдә – 768 грамм. Төяп озатуны да арттырдык – эшкәртүгә ай саен 110 кг авырлыктагы 3000 баш дуңгыз җибәрәбез.
Инде санап үтелгәннәрдән тыш, дуңгызларның продуктлылыгы ресурсларны янга калдыручы технологияләр кертү, ветеринария, селекция, тукландыру өлкәсендә яңа казанышлар куллану ярдәмендә арта. Моның нәтиҗә бирүенә азык конверсиясе коэффициентын чагыштырып кына инанырга мөмкин.
– Азык конверсиясе коэффициенты – бу алынган продукция берәмлегенә сарыф ителгән азык санының мөнәсәбәте, мәсәлән, 1 кг артым, 1 кг сөт һ.б., – дип аңлата комплексның баш зоотехнигы Павел Поздеев. – Шулай булгач, бу коэффициент күбрәк булган саен, терлекчелек продукциясен җитештерүгә күбрәк азык сарыф итәргә кирәк. Конверсиянең түбән коэффициенты кулланылган азыкның югары сыйфатын дәлилли. 2016 елда ул 4, 01 кг тәшкил итте, 2017дә – 3,33 кг.
Биредә коллектив инде күптән тупланган, кадрлар агымы юк. Шуңа карамастан, тоташ район итенең 80%ка кадәре җитештерелгән предприятиедә яхшылардан-яхшылар гына кала. Сүз уңае, элек эшчеләрнең 90%ын Барабановкада (комплекс янәшә) яшәүчеләр тәшкил итсә, хәзер алар 70%, бирегә районның барлык якында урнашкан авыллары халкы эшкә урнаша, Пермь краеннан да киләләр. Гомумән алганда, коллективта 122 кеше. Эш белән тәэмин итүче буларак, «Мичуринский» шулай ук алдынгы урын били.
Читайте нас: