Фәйрүзә һәм Инзиф Низамовлар инде 40 ел бергә. Алар 1978 елда кыш көне Инзиф туган авылы Йөгәмәштә, Ваяды кызы бирегә кунакка килгәч танышкан. Бер-берсенә шундук гашыйк булалар, һәм хуҗабикә әйтүенчә, «вакытны сузмыйча – өйләнешәләр». Никахлары ныклы һәм бәхетле була. Низамовлар ике ул һәм кыз үстерә. Өлкәне Рөстәм әти-әнисе үрнәгендә туган авылында кала. Балаларын эш сөючән һәм максатчан итеп тәрбиялиләр, аларның һәрберсе теләсә кайсы мизгелдә әти-әнисенә ярдәмгә килергә әзер. Җәй көне барысы бергә печән, утын әзерли.
– Тормыш гаҗәеп тиз үтә, – ди Низамовлар. – Авыл тормышы буенча фикер йөрткәндә, җиңел яшәдек, дип булмый. 80-90 елларда балаларны үстергәндә авыр булды. Зур йорт хуҗалыгы ярдәмендә ул елларның финанс кыенлыкларын кичердек. Һәрвакыт күп мал-туар, кош-корт, бал кортлары тоттык. Ямансуларга туры килмәде, иртәдән кичкә кадәр эшләдек.
Тынгылык белми торган Фәйрүзә Әнфир кызы һәм җитди, уйлап эш итүчән Инзиф Зыя улы бер-берсен тулыландырып яши.
Фәйрүзә Әнфир кызы гомере буе «ЦНИПР»ның 3 санлы промыселында лаборант булган. Инзиф Зыя улы хезмәт юлын мәктәп эскәмиясеннән үк «Большевик»колхозында башлаган. Армиядән кайткач, колхозның йөк машинасы руле артына утыра, арытаба 15 елдан артык «Т-150» тракторында эшли. Вакыт үтү белән җитәкчелек аңа колхоз бригадиры булырга тәкъдим итә. Ул әле дә авыл хуҗалыгында эшли. Унбиш ел чамасы элек Низамовлар зур йорт салып чыккан. Биредә заманча матур һәм уңайлы. Ләкин бу түгел, ә мөнәсәбәтләрендә хакимлек иткән җылылык иң мөһиме, мөгаен. Хәтта һава да хисләр ныклыгы белән сугарылган. Туган якта яшәве, җәмгыять өчен файдалы кеше була алуы һәм балаларын акыллы, уңган итеп үстерүләренә алар канәгать һәм шат.
– Димәк, юкка гына яшәмәгәнбез. Инде оныкалар үсеп килгәндә, алар өчен үрнәкле дәү әти-дәү әни булырга тырышабыз, – ди Низамовлар. – Ә бәхетебезне тамчылап җыйдык. Тырыш хезмәт белән, тир түгеп.