ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 апрель 2018, 12:59

Салкын яз басуга чакыра

«ЯнаулАгро» ширкәтендә күпьеллык үләннәрне тырматуга чыктылар

24 апрельдән язгы-кыр эшләре башланды, дип исәпләргә мөмкин – «ЯнаулАгро» ширкәте (элекке Яңавыл МТСы) хезмәткәрләре басуга тракторларын чыгарды. Филүс Хаҗиев күпьеллык үлән тырмату агрегатын беренче булып алып чыккан. Бу көннәрдә аңа инде цех буенча хезмәттәшләре кушылды, күпьеллык үләннәрне тырматуны кыска вакыт эчендә башкарырга ниятлибез, ә арытаба дым каплатуга күчәбез.
Сүз соңында. Гәзит басмага әзерләнгәндә, авыл хуҗалыгы идарәсеннән «Восток» колхозы» АХПКсы, «Урада»агрофирмасы» ширкәте, «Дружба» АХПКсында күпьеллык үләннәрне минераль ашлама белән тукландыра башлаулары турында хәбәр иттеләр. Бу көннәрдә башка авыл хуҗалыгы предприятиеләренең техникасы да басуга чыга.
Читайте нас: