ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 Май 2018, 15:44

«Хезмәт армиясендә» дә булдык...

Сугыш вакытында Ментифа Төхвәтуллина урман кискән

– Ул вакытта «эш» дигән сүздән башканы ишетмәдек. Урман кисүдә эшләдем, атлар белән агач чыгара, Яңавылга ашлык ташый идек... Үзебез дә шул атлардан аз гына яхшырак хәлдә: ач булдык – көненә 400 г икмәк бирделәр, – дип искә ала яшьлек елларын хезмәт ветераны Ментифа Төхвәтуллина.
Хәзер ул Орловка авылында улы, оныкасы һәм туруннары белән яши.
98 ел элек якты дөньяга килгән, димәк, Бөек Ватан сугышы елларында Ментифа көче ташып торган кыз булган һәм барлык авыр эшләр аның иңенә төшкән. Сугыштан соң шундук диярлек ялгыз кала – мобилизацияләнгәч тә ире һәм абыйсының һәлак булуы турында хәбәр килә. Аңлашыла ки, ул вакытта кайгырырга, төшенкелеккә бирелергә кешеләрнең хокукы булмый, эшләргә, төрле юл белән яшәргә... һәм җиңәргә кирәк була. Ул ярты елын хезмәт армиясендә үткәрә – илдә, халык хуҗалыгына ярдәм итү өчен Эшче-крестьяннарның Кызыл Армиясе частьләре һәм берләшмәләре нигезендә булдырылган формированиеләрдә.
Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, әлбәттә, җиңелрәк тоела, ләкин бераз гына – илне хәрабәләрдән күтәрергә кирәк. Ментифа Төхвәтулла кызы тоташ гомерен авыл хезмәтенә багышлый: «Трудовик» колхозында терлекче була.
Читайте нас: