Табигать «уянды», шуның белән бергә халык бакча эшләренә бердәм тотынды, ихата хуҗалары мал, кош-корт ала. Әмма, яз җитү белән хайваннар һәм кошларның төрле чирләре «уянуын» онытырга ярамый. Мисалга, ел башыннан кош гриппының алты очрагы теркәлгән...Теманы Яңавыл ветстанциясе башлыгы Илвер Вилданов дәвам итә:
– Чынлап та, без ия мәгълүматларга ярашлы, кош гриппының беррәттән өч чыганагы Ростов өлкәсендә, берәр - Кострома һәм Мәскәү өлкәләрендә, Татарстан Республикасында теркәлгән. Бу авыруның күчмә кошлар белән керүе һәм аның йорт кош-кортлары арасында таралу куркынычы бар. Халыкның кагыйдәләрне саклау һәм карау өчен шартлар тудыруны белүе һәм аңлавы мөһим. Бу гриппның аерым штаммаларының кеше өчен үлем куркынычы белән янавын да исәпкә алырга кирәк. Шуңа күрә йорт кошларын (шул исәптән суда йөзүче) ихата территория чигенә чыгарырга ярамый, мөмкин булганча аларны ябык бинада асрарга.
Кош-корт алганда, сатучылардан ветеринария-озату документларны таләп итәргә, урындагы җитештерүчеләргә өстенлек бирергә кирәк.
Сунарчыларга үзгә сак булу мөһим. Кош гриппы авыру яки үле кош белән тыгыз элемтәдә булганда йогарга мөмкин. Эшкәртелмәгән кошны өйгә алып кайтырга ярамый. Йолку һәм эчен тазарту алдыннан аны берничә минутка кайнар суга салырга яки ачык утта эшкәртергә (70 градуска кадәр кыздыру вирусны берничә минутта үтерә) кирәк.