ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 Май 2018, 18:44

Чәчү вакыты, лагерьга күчү

Район хуҗалыкларында эш планга ярашлы бара

Ел саен һава торышы сюрприз ясый. 2016 ел - коры һәм аз уңышлы, ә 2017 - яңгырлы, югары уңышлы. Агымдагы ел яз озакка сузылды, шул сәбәпле кыр эшләренә ике атна соңрак чыктылар. Шуңа карамастан, районның барлык хуҗалыклары диярлек сабан чәчүенә тотынды. 2017 елның 21 маена 24567 га мәйданда ашлык чәчелгән иде, быел 18073 га, көн саен артым 2000 га тәшкил итә. Яңгырлы көз, ашлыкка түбән хак тулысынча туңга сөрергә мөмкинлек бирмәде, ул чәчү эшләрен тоткарлый – күп кенә хуҗалыкларга туфракны яз эшкәртергә кирәк.
«ЯнаулАгро» ширкәтендә, «Алексеевский» совхозы ДУСПе, «Восток» колхозы» АХПКсы, «Победа» ширкәтендә чәчү яхшы тизлек белән алып барыла. Алар белән беррәттән әлегә кадәр чәчүгә чыкмаган хуҗалыклар да бар. Бу «Орловка авыл хуҗалыгы компаниясе» һәм «Каймаша» ширкәтләре. 2017 елда район буенча 36163 га чәчелгән, быел 38230 га планлаштырыла.
Ашлык һәм сөткә түбән сатып алу хакы, ягулык-майлау материалларына хаклар үсүе минераль ашламалар алуга төзәтмә кертте. Әгәр үткән елда барлык төр хуҗалылар тарафыннан гамәлдәге матдәдә 631 тонна ашлама сатып алынса һәм эшкәртелгән мәйданның гектарына 11,8 кг кертелсә, быел исә 363 тонна сатып алдык һәм гектарына 6,55 кг кертеләчәк.
Малларны җәйге лагерьга күчерүгә әзерлек башланды. Әлегә хуҗалыкларның күбесе терлекне фермада асрап, көндез көтүлеккә чыгара. Тулысынча җәйге-лагерьда асрауга «Урада» агрофирмасы» , «АгроМ», «Мирас» ширкәтләрендә, «Дружба» АХПКсында күчтеләр.
Р. Әлимгаффаров,
«Авыл хуҗалыгы идарәсе» МАУ директоры.
Читайте нас: