ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 июнь 2018, 15:27

Соңлап килгән яз янә болынга чакырды

Терлекчелек җәйге араннарга күчте

Малларны җәйге араннарда асрау чорына күчерү тармакта иң җаваплы чорларның берсе дип исәпләнә. Моңа өстәп, инде икенче ел рәттән һава торышы сюрпризлар ясый – яз дәвамлы һәм яңгырлы килде, чын-чынлап җылы көннәр булмады диярлек. Шундый шартларда маллар җәйге лагерьларга ничек күчерелә? Бу хакта авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы Нәфкать Мөгаллимов белән әңгәмәләштек.
– Нәфкать Борисович, маллар бик үк уңай булмаган һава шартларында көтүлекләргә күчерелде, хәзер дә җилле һәм яңгырлы һава торышы саклана. Бу комачаулык тудырмыймы?
– Көтүлек, болыннарның артык дымлы булуы сәбәпле, аяк астындагы азыкка күчүнең озакка сузылуын исәпкә алмасак, тоташ алганда, юк, дип әйтергә мөмкин. Мәсәлән, «Марс» авыл предприятиесе ширкәтендә малларны җәйге лагерьга үткән атнада гына күчерделәр.
Начар һава торышы сәбәпле, шулай ук терлекчеләр хезмәте, малларны карау шартларының да уңайсызга әверелүен
әйтергә кирәк.
– Савым арттымы?
– Әлегә бик үк түгел, ләкин үсеш бар – яшел үлән һәрвакыт уңай нәтиҗә бирә. Әйтик, әгәр 20 көн элек тулай савым 47,7 т тәшкил итсә (үткән ел дәрәҗәсенә +3,6 т), агымдагы атна башына бу күрсәткеч 50,4 тоннага җитте (+6). Бер сыерга савым 15,3 кг.га кадәр күтәрелде.
– Әмма җәй һәм зур сөт алу белән сезонлы проблема да туа: продукциягә хак төшә...
– Чынлап та, бу шулай, ә быел проблеманың инде сезонлы гына булмавын ассызыкларга кирәк – эшкәртүчеләр кыш көне үк бәяне киметте. Арытаба нәрсә булачагы әлегә билгеле түгел, әмма, белүемчә, узган атна ахырында республика Авыл хуҗалыгы министрлыгында сөт җитештерүче һәм эшкәртүчеләр катнашлыгында оператив киңәшмә үтте. Билгеле булуынча, сөткә хак куюның бердәм формуласы юк, бу юнәлештә үсеш стратегиясенең уйланып бетереләчәгенә өметләнәбез.
Читайте нас: