ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 июнь 2018, 10:26

Яшь тракторчылар

Насыйбуллиннар бердәм командада эшли

«Восток» колхозы» АХПКсы хезмәтчәннәре чәчүне йола буенча районда беренчеләрдән булып тәмамлады.
– Техниканы басуга чыгару бераз соңга калды, – ди авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Федор Тимерҗанов, әмма арытаба ныклап эшкә тотындык.
Биредә Насыйбуллиннар –абыйлар, уллар, кече туганнар һ.б. бер зур «гаиләдә» аерым команда булып эшли. Андрей һәм Артем – игезәкләр. Яшь булуга карамастан, аларга хуҗалыкта эшнең иң җаваплы участокларын ышанып тапшыралар, һәм аны алар уңышлы гына башкарып чыга. Моңа дәлилләрнең берсе – быелгы район Сабантуенда икесе дә лаеклы бүләк көтүчеләр исәбендә. Яңавыл районының авыл хуҗалыгы идарәсендә хәбәр итүләренчә, бәйрәмдә Артемны район хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләячәкләр, ә Андрейны Сабантуй әләмен күтәрүнең абруйлы эше көтә. Бу яшь тракторчыларның беренче бүләкләре генә булмавын әйтергә кирәк, алар инде республика дәрәҗәсендә дә котлауга лаек булган. Бу аңлашыла да, чөнки авыл хуҗалыгында сезонлы төрле эшләрдә Насыйбулиннар инде мәктәптә укыганда ук катнашкан, ә 2009 елда трактор да ышанып тапшырылган. Шушы вакыт эчендә берничә берәмлек техника алыштырырга өлгергәннәр, хәзер Андрей Николаевич – «МТЗ-82»дә, ә Артем «Т-150»дә эшли. Икесенең дә техникасы яңа, һәрвакыт төзек, һәрчак сафта.
– Техника белән сак булырга кирәк, шул вакытта ул сынатмас, – ди Насыйбуллиннар.
Ә «тимер атлар»га карата сөюне алар инде 33 ел төрле техникада эшләгән әтисе Николай Гыльмияровичтан алган.
Читайте нас: