ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 июнь 2018, 11:39

«Бәхетле «парижлылар»

Районда җитештерүчеләр саны артты

«Бәхетле «парижлылар» – Асаудыбаш авылыннан Айсылу Хәбибуллина крестьян-фермер хуҗалыгын шаяртып шулай ди. Моның сәбәбе гади – биредә кайчандыр нигезләнгән «Париж коммунасы» АХПКсы таралган, эш урыны калмаган, шуңа күрә үткән елда Айсылу Раил кызы фермер хуҗалыгы оештырган.
– Бөтен нәрсә уңышлы барган кебек, шуңа бәхетлебез дә, – ди ул, шатлыгын яшермичә.
Эшкуар хатын-кыздан башка, ким дигәндә, тагын биш-алты кеше бәхетле – ире Илдус Галихан улы, балалары Азат һәм Ирина (алар белән эшнең төп күләмен башкаралар), тагын кирәк чакта булышырга килүче берничә хезмәткәр. Продукция Асаудыбашта гына түгел, ә район чикләрендә дә теләп сатып алына.
Монда яшелчә: кыяр, томат, редиска, укроп, кәбестә, борыч, төрле үсентеләр җитештерәләр. Продукцияне авылда яшәүчеләр, кечкенә кибетләр белән генә түгел, ә «Аксарлак» кибетләре челтәре дә үз иткән. Моннан тыш, Айсылу Раил кызын шәһәр базарында да күрергә мөмкин, шулай ук социаль челтәрләрдә дә үз продукциясен тәкъдим итә.
– Пленкадан корылган теплицаның мәйданы үткән елда – 400, быел 800 квадрат метр тәшкил итә,– ди эшкуар. – Киләчәктә, бәлки, киңәйтербез. Бакча җиләген үстереп карыйсы килә...
Ә иң кызыклысы, Хәбибуллиннар гаиләсеннән берсенең дә агроном белеме юк, төрле әдәбият һәм интернет киңлекләреннән мәгълүмат алалар. Күп күләмнәр белән эшлиләр, әмма тикшерелгән дәү әтиләр ысуллары белән генә, дип әйтергә мөмкин, төрле «өстәмәләр»дән черемә һәм чүпрә генә кулланалар, шуңа күрә яшелчәләре экологик яктан чиста, авылныкы, кибетнекенә тиң түгел.
Читайте нас: