ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 июнь 2018, 11:30

Савучы һәм... эретеп-ябыштыручы

Валентина Косинованың күрсәткечләре иң яхшылардан берсе

«Урада «агрофирмасы» ширкәтенең машина белән сыер саву операторы Валентина Косинова район Сабантуенда быел икенче тапкыр бүләккә лаек булачак. Ә беренче мәртәбә аңа... ат чабышы призеры сыйфатында мактау пьедесталына күтәрелү бәхете тигән. Әйе, шушы яшь һәм уңган туташ, үзе әйтүенчә, «атларны барыннан да ныграк ярата».
– Алар бит гаҗәеп, горур һәм затлы хайваннар, – дип сөйли Валентина Александровна, – атлар соклануга лаек гамәлләргә сәләтле.
Героебызга башка хайваннарга карата җылы хисләр дә чит түгел, аерым алганда, сөтбикәләренә. Югыйсә, нәкъ аңа беркетелгән сыерларның күрсәткечләре иң яхшы булуы, иң күп сөт савып алуын ничек аңлатырга? Хайваннар бит кешеләр мөнәсәбәтен тоя, аларга ничек якын киләсең, шундый нәтиҗә аласың.
– Савучы булып инде ун ел эшлим, – ди Үзбәкстанда туып-үскән, хәзер Вәрәш авылында яшәүче Валентина, – шул вакыт эчендә хайваннар белән дә уртак тел таптым, эшемне дә яратырга өлгердем.
Ә һөнәре буенча Валентина Александровна терлекче түгел, ә ...эретеп-ябыштыручы. Ләкин шулай килеп чыккан: ул эшли башлаган «Стандарт» ширкәтендә сыер савучы күбрәк таләп ителгән, һәм шуңа күрә «квалификациясен үзгәрткән». Бу хакта хәзер бер дә үкенми.
– Безнең хуҗалыкта бөтен шартлар тудырылган, – ди ул, – эшлә һәм сөенеп яшә!
Читайте нас: