Район сабан бәйрәме йола буенча тирмә һәм ихатларны караудан башланды. Араларында республиканың икътисади үсеш министры Сергей Новиков булган мактаулы кунакларны тәүдә икмәк-тоз, милли чәк-чәк, җыр һәм бию белән каршы алдылар.
Беренче булып кунакларны «Юлдаш» ширкәтенең башкорт тирмәсендә кабул иттеләр. Башкорт милли киемендәге кызлар аларны шундук биюгә җәлеп итте – аларның дәртле тыпырдавына кушылмау мөмкин түгел иде. Ә арытаба башкорт халкының көнкүреше һәм йорт кирәк-яраклары белән таныштырдылар, милли ризыклар белән сыйладылар.
Соңрак кунакларны татар, рус, удмурт мари ихаталарында сәламләделәр. Районның барлык авыл биләмәләре, кайбер предприятие һәм оешмалары тирмә (барлыгы 25) куйган иде. Һәрберсе үзенчәлекле бизәлгән. Ләкин барысы өчен уртак – бу ел тематикасын чагылдыру, авыл тарихлары, танылган ырулар шәҗәрәсен чагылдыру, милли йолалар һәм гореф-гадәтләр, халык кәсебен күрсәтү һ.б.
Ихата хуҗалары кунакларны гына түгел, ә катгый жюри әгъзаларын да кабул итте, алар тирмәләрне җентекле карады, бизәлеше күп кенә критерийлар, шул исәптән каршы алучыларның кунакчыллыгы һәм артистлылыгы буенча бәяләнде. Ләкин эш хәтта конкурста түгел. Беренчедән, тирмәләр – һәр Сабантуйның төп атрибуты, икенчедән, чын милли төс булдырырга яки эшчәнлеге үзенчәлеген чагылдырырга тырышкан авыл биләмәсе яисә оешманың үз төрендәге «штаб-фатиры».
Арытаба кунаклар раритет автомашиналар (аларның хуҗалары яңавыллылар) күргәзмәсенә узды. Биредә мотоколяскадан илленче, алтмышынчы, җитмешенче елларда җитештерелгән дәрәҗәле «Волга»га кадәр төрле автомашиналар куелган иде.
Халык осталары уйлап чыгарган әйберләр күргәзмәсенә дә игътибар зур булды. Барлыгы 26 әйбер исәпләнде, аларның сигезен трактор һәм үзйөрешле техникага кертергә мөмкин иде. Истәктән җиденче сыйныф укучысы Идел Талипов үзенең двигательле өч тәгәрмәчле велосипедын «Пилосипед» дип атаган, ул шулкадәр кунакларны кызыксындырды: алар хәтта яшь рационализаторның «ноу-хау»ны эштә күрсәтүен үтенде. Күргәзмәдә кулдан ясалган тракторлардан тыш туфрак эшкәртүче машиналар, бәрәңге утырткыч, утын яргыч, мини-тегермән һ.б. бар иде.
Күргәзмәнең безнең өчен яңа төре – фермер хуҗалыкларын тәкъбирләүне үзгә билгелисе килә. Яңавылдан Шакировлар кош-корт ихатасы, Яңа Уртавылдан Салиховлар – сөт җитештерү, Сусады-Ябалактан Петровлар – үсемлекчелек, Иске Уртавылдан Имамовлар – умартачылык, Карманнан Әхияровлар бакчачылык тәкъдим итте. Тәкъбирләүдә костюм, җыр, шигырь һәм хәтта биюләр кулланылды.