ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 июнь 2018, 11:05

Сабантуйда уеннар төрле була

Төрле спорт мәйданчыкларында гадәтичә кызу. Яңавыл һәм читтән килгән спорт һәвәскәрләре уңышларына күзәтү ясыйк.
Гадәти төрләр
Вертикаль колга буенча шуышып менеп, гаять зур араны үтсә, призның бәясе күпме? Кечкенә түгел – аякларында тырналган урыннар һәм кан укмашу моңа дәлил. Шундый вак-төяк кенә яшь һәм җитезләрне туктата аламы? Биредә җиңүчеләр исәбендә Рубен Мингәрәев (Сарапул шәһәре), Альмир Дәүләтшин (лицей), Илфир Ибраһимов (Прогресс авылы).
Бүрәнәдә капчык ярдәмендә сугышу, көянтә белән су ташу(җиңүчеләр исәбендә Светлана Раянова, Зөлфирә Кунафина, Әнисә Шәймәрданова, Зиларә Гыйльмиярова, Әнфисә Мөхәммәтова), балык каптыру, әйрән салынган чиләктән тиен акча эзләү һ.б. уеннар да бик кызыклы үтте.
Күмәк спорт төрләре
Мини-футбол турнирында җиңү өчен дүрт команда көрәште. Нәтиҗәдә «Бразилия» футболчылары җиңү яулады.
Волейболда хатын-кызлар арасында – гимназиячеләр, ир-егетләр арасында ДЮСШ җиңде.
Гер һәм штанга күтәрү
Биредә дә кеше күп булды. Гер спортында Чыңгыз Мөхәммәтнуров (4 санлы мәктәп), Алмаз Фәрхиуллин (интернат-мәктәп), Айрат Яруллин (Сандугач авылы), Наил Муллаяров («ЯнаулАгро» ширкәте), Ильяс Галиев (НГДУ), Альберт Юзаев (Яңа Уртавыл авылы), Э. Ганиева (Нефтекама шәһәре) үз авырлык категорияләрендә җиңде.
Штанга күтәрүдә Илдус Нуриәхмәтов, Владислав Потулов, авыр әйбер күчерүдә – Владислав Потулов, Александр Галиакбәров, Ренат Галләмов, армспортта – Азамат Әхсанов, Айрат Таһиров, Нәрисә Хәмзина, Лариса Закирова, Марсель Муллаяров, Филүс Низаметдинов, Булат Закиров җиңде.
Җиңел атлетика
Үз төркемнәрендә иң тиз вакытны Эсмиральда Вәлишина, Ксения Макшакова, Анастасия Николаева, Милена Зотова, Физәлия Гаязова, Ралина Гаязова, О.Матвеева, Руслан Габдуллин, Даниил Пономарев, Эрнст Мәрдамшин, Марат Назаров, Николай Шумских күрсәтте.
«Акыллы» төрләр
Шахмат, шашка такталарында көрәш ахыргача барды. Беренче төрдә – Николай Шагалов, икенчесендә Ридан Сафин (Уфа) җиңде.
Көрәш
Көрәшчеләр янына якын барырлык түгел – көярманнар шыгрым уратып алган. Җиңү өчен көрәш ике келәмдә барды. Ришат Әбүдаров (Нефтекама шәһәре), Илсаф Ямалетдинов (Эткенә), Алмаз Әхәтов (Кисәккаен), Илдар Нуриәхмәтов, Рузиль Гарипов, Руслан Шмелев (барысы да – Истәктән). Соңгысы икенче ел рәттән абсолют чемпион булды. Район батыры Руслан Шмелевны бүләкләгәннән соң бераз туктап торган яңгыр ява башлады.
(Мәгълүматлар «Яшьлек» ФиС МАУдан алынды).
Читайте нас: