ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 июнь 2018, 10:48

Дүрт кыюлар командасы

Ирекле янгын сүндерүчеләр дружиналары ярышы узды

Ирекле янгын командалары арасында ел саен үткәрелә торган ярыш Эткенә авыл Советының Ялгызнарат авылы янында узды. Нәкъ шушы авыл Советы командасы үткән елдагы конкурсның җиңүчесе иде, шуңа күрә быел ул ярышны кабул итү ягы булды.
Алга китеп, 2019 елда һәрберсе дүрт катнашучыдан торган барлык 18 авыл Советы командаларының Кисәккаен авыл биләмәсенә баруын билгелибез – нәкъ әлеге янгын дружинасы бу юлы җиңүче булды. Карман һәм Первомай авыл Советларының ирекле янгын командалары аннан аз гына калышты. Сүз уңае, Первомай авыл Советының ирекле дружинасы үткән елда да өченче урын алды, ә кисәккаенлылар – икенче иде, ягъни нәтиҗәне арттыру өстендә эшләгәннәр.
Нәтиҗәләрнең ел саен яхшыруы турында ярыш ахырында да әйтелде, район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов һәм аның беренче урынбасары Салават Гыйльмиев уңышлы эш өчен рәхмәт белдерде.
– Үзегезнең биләмә халкы алдында җаваплылык тотасыз, хәвефсезлек киртәсе булып торасыз, өстәвенә, ирекле башлангычта, – дип билгеләде алар.
– Сез – авылыгызда иң актив һәм батыр ир-егетләр, – диде ярышның баш судьясы – янгын-коткару бүлеге башлыгы Рамил Мөхәммәтханов.
Бу ярыш 2012 елда тергезелде, хәзер инде алны ике этапта үткәрү йолага әверелде – янгын-кулланма эстафета һәм мотопомпа куллану күнекмәләре. Җиде елда конкурсның призлар фонды да шактый арткан. Әгәр тәүдә чемпионнарга 5000 сум бирелсә, хәзер исә – 25000. Кагыйдә буларак, бу акча янгынга каршы чараларга юллана.
Читайте нас: