ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 июль 2018, 12:40

Нәтиҗәләрне тикшерделәр, тәҗрибә уртаклаштылар

Эш нәтиҗәләре яхшы, әмма соңгы билгене көз куяр

26 июньдә районда басуларны карау үтте. Хакимият башлыгы Илшат Вәзигатов, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре чәчелгән басуларның торышын тикшерде, үткәрелгән эш сыйфаты белән танышты. Хәер, бу танышу чарасы дип әйтү бик үк дөрес булмас, чөнки районның агросәнәгать комплексында эшләр торышы, барышы, аеруча кызу чорда, һәрвакыт игътибар үзәгендә. Басуларга йөреп чыгу катнашучыларга күбрәк чәчү нәтиҗәләрен чагыштыру, хуҗалык итүнең алдынгы тәҗрибәсен алу мөмкинлеген бирде. 12 сәгать диярлек «тәгәрмәчтә киңәшмә»гә анализ ясаганда билгеләнүенчә, районда тәҗрибә уртаклашыр урын бар.
Мәсәлән, «Победа» ширкәтендә кукуруз белән сынаулар үткәреләчәк тәҗрибәле басулар барлыкка килгән. Районда югары квалификацияле белгечләр эшләүче әйдәүче хуҗалыкларының берсендә эш алга китәр, дип фараз итәргә нигез бар.
«Юлдаш» ширкәтендә дә «эксперимент» уңай килеп чыккан, анда мүлчәләнгән камылда гади үлән чәчкеч белән тукранбаш чәчелгән, һәм аның шытымнары инде күренә. Биредә үлән онын да җитештереп караячаклар, инде цех җайга салынган. Майлы техник культураларны эшкәртү «системасы» да эшли. Биредә аларны берничә төр үстерәләр, быел басуларда - сабан шепкәне, планнарда уҗым шепкәне чәчү.
Басуларны карау вакытында техник культуралар турында аерым әйтергә кирәк, чөнки гадәти ашлыкка бәяләр төшкән хәлдә, алар бик яхшы альтернативага әверелә. «ЯнаулАгро» ширкәте директоры Салават Гыйндуллин сөйләвенчә, биредә инде дүртенче ел үстерелгән рыжикның 300 гектарыннан 6 миллионга кадәр табыш алына. Элекке «Яңавыл МТС»та рыжик белән генә эшләмиләр, быел яңалыклар исәбендә җитен дә бар.
Алмаз Фәтхуллинның фермер хуҗалыгында башка техник культура – горчица барлыкка килгән. Белгечләр әйтүенчә, ул иң яхшы табигый фитосанитарлардан берсе генә түгел, туфракны дәвалап кына калмый, ә өстәмә рәвештә сәламәтләндерә-баектыра. Моннан тыш, туфрак эшкәртүдә заманча сабан куллану таулы басуларның су эрозиясен киметә. Мәсәлән, «Алексеевский» совхозы» ДУСПендә кулланылган винт сыман калаклы «ППО-7» энергияне янга калдыручы сабан. Яхшы туфракта шулай эшкәрткәннән соң соң хәтта тырматмаска мөмкин. Аны куллану шулай ук ягулыкны күпкә янга калдыра.
«Агро М» ширкәтендә яңартылган техника куллану ярдәмендә орлыкны янга калдыралар – чәчкечләрдә төрәннәр саны киметелгән, шул рәвешле орлык сарыф итү дә. Шундый ысул белән эшләү нәтиҗәсендә рәт арасында урын күбәя, мәйдан арта, ахыр чиктә бу үсемлекнең уңышына да йогынты ясый.
Уңдырышлылыкка, әлбәттә, байтак факторлар тәэсир итә, шуңа күрә барлык чаралар компплексы алып барылырга, игенчелек культурасы булырга тиеш. Ә ул, билгеләнүенчә, хуҗалыкларда арта. «Восток» колхозы» АХПКсы, «Урада» агрофирмасы» ширкәтендә (биредә табигате буенча «ярлы» җирләрдә мул уңыш алына), «Дружба» АХПКсында (берничә ел элек һәм бүгенге басулар арасында аерма – җир белән күк арасы), «Марс» авыл предприятиесе ширкәте һ.б. ул тотрыклы югары дәрәҗәдә. Тоташ алганда, бөтен җирдә диярлек уңай якка үзгәреш билгеләнде, хуҗалыклар бер-берсеннән калышмаска тырыша, алдынгы тәҗрибә ала, «тәгәрмәчтә киңәшмә» шуның өчен кирәк тә.
Читайте нас: