ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 июль 2018, 16:45

Авыл хуҗалыгы: көн артыннан көн

Аграрийларның җәйге эш көннәренә күзәтү

Җәй. Әгәр шәһәр кешесе өчен бу сүз «отпуск чоры» белән күзалланса, авылда киресенчә: кыска өч ай эчендә бик күп эшләргә өлгерергә кирәк. Авыл хуҗалыгы производствосында да шул ук хәл – беренче чиратта басуда эш күп, шул ук вакытта терлекчелекне дә икенче планга күчерергә ярамый, гомумән, производствода бөтен нәрсә үзара бәйле, бөтен эшне комплекслы алып барырга.
Кыр эшләре
АПК хезмәтчәннәре өчен хәзер азык хәзерләүдән дә мөһим бурыч юк. Һава торышы, әлбәттә, кайвакыт эшләр барышына төзәтмә кертә (мәсәлән, 5-6 июльдә көчле яңгыр яуды, явым-төшем 9 мм булды), шуңа карамастан процесс бара. Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына ярашлы, атна башына 6127 гектар мәйданда үлән чабылган, бу кирәкле күләмнең 42%ын тәшкил итә. 3082 тонна печән хәзерләнгән (23%), сенаж – 9977 тонна (25%). Бер баш малга уртача 9 центнер азык берәмлеге бар. «Агро М», «Победа» ширкәтләре, «Восток колхозы» АХПКсында эш җайга салынган, биредә 34, 29 һәм 15 азык берәмлеге хәзерләнгән.
Басуларны уҗымга әзерләү дә дәвам итә. Әлеге мизгелгә барлыгы 3423 гектар пар җире, хуҗалыклар арасында биредә «Дружба» АХПКсы һәм «Урада» агрофирмасы» ширкәтендә их яхшы нәтиҗә күрсәтәләр.
«Зур сөт» сезоны
Малларны араннарда асрауга күчерү, яшел азык белән тәэмин итү аларның продуктлылыгына йогынты ясамый калмаган, июньнән июль уртасына кадәр чорны «зур сөт» сезоны дибез. Сөтнең тулай савымы инде ай дәвамында 50-51 тонна чигендә (майның шушы ук көннәрендә 48 тонна булган – авт.), бу, үткән елдагыга караганда, бер тоннага күбрәк.
«Восток колхозы» АХПКсында бүген көн саен сигез тонна сөт савалар, «Победа» ширкәтендә – җидедән артык, «Урада» агрофирмасы», «Агро М» ширкәтләре, «Дружба»да кимрәк.
Фермаларны ремонтлау
Терлекчелек биналарын малларны киләсе кышлатуга әзерләү актив алып барыла. Араннарда асрау өчен бөтенесе 49 бина бар, анда 8000 диярлек баш мөгезле эре терлек асралачак. Авыл хуҗалыгы идарәсендә хәбәр итүләренчә, 5 июльгә фермалар әзерлеген 80%ка бәяләргә мөмкин. «Урада» агрофирмасы», «Победа», «Агро М» ширкәтләре, «Дружба», «Восток колхозы» АХПКларында, «Алексеевский» совхозы» ДУСПендә эш күләме шушы күрсәткечтән күбрәк үтәлгән.
Соңгы ике хуҗалыкта ремонттан тыш яңа ферма төзелеше алып барылуын билгеләргә кирәк. Алар малларны симертү өчен күзаллана – хуҗалыклар терлекчелек стратегиясен сөттән иткә үзгәрткән. Билгеле булуынча, базарда сөтнең бәясе төште, ә сыер ите сорап алынучы продукция.
Читайте нас: