ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 июль 2018, 16:17

Көмештәй саф суы...

И. Сәлахов һәм Г. Кашапова карамагында чишмә генә түгел, ә терәлеп торучы территория дә.

Чишмә суы тәнгә, һичшиксез, дәрт һәм көч өсти. Кайбер чишмәләр хәтта шифалы сыйфатларга ия, диләр. Дөресме-юкмы икәнлеген раслый алмыйм, ләкин чишмә суын еш куллану тәнгә яхшы тәэсир итүе турында табиблардан ишеткән бар. Тик суны таныш, тикшерелгән, ышанычлы чыганаклардан эчәргә кирәк.
Мәсәлән, байтак яңавыллыларга таныш Эткенә чишмәсе. Тәмле, йомшак, салкын чишмә суы алырга, бирегә күпләр ел әйләнәсенә килә. Чишмә янәшәсендәге территория дә каралганлыгы белән сөендерә: кыш көне кар көрәлгән, җәен чәчәкләр үсә, бер җирдә чүп-чар яки чүп үләне күрмәссең. Су алгач, эскәмиядә утырып, бераз ял итәргә мөмкин. Төзекләндерү буенча эшчеләр Илдус Саләхов һәм Гүзәлия Кашапова менә инде дүртенче ел биредә тәртип булдыру белән шөгыльләнә.
– Биредә эшләү – канәгатьлек кенә, аеруча җәй. Кешеләр килә, чиста су ала, рәхмәт әйтеп китә, – дип сөйли Илдус Мазһар улы . – Ә эшебез монда гына түгел: Эткенә авыл биләмәсенең биш торак пункты территориясендә җәмәгатьчелек урыннары, юл буйлары, чишмәләр, хуҗасыз йортлар янында һ.б. тәртип булдыру. Һәркайда өлгерергә тырышабыз, биредә шофер Әлфир Каюмовның да өлеше зур.
Читайте нас: