Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 июль 2018, 16:32

Иң яхшы терлекчеләр «Мирас», «Восток» һәм... тагын бер тапкыр «Восток»та эшли

Савучы һәм технолог-орлыкландыручылар ярышты

Сыерның уяу булу һәм ялының оптималь режимы нинди? Ни өчен аны тиз генә савып бетерергә омтыларга кирәк? Саву аппаратын юдырту өчен эремәнең температурасы нинди булырга тиеш? Машина белән саву операторлары конкурсының теоретик өлешендә савучыларга шушы һәм башка сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Ул инде 39нчы тапкыр, быел 10 июльдә «Победа» ширкәте Йөгәмәш бүлекчәсенең җәйге лагерь нигезендә үтте. Конкурста 11 хуҗалыктан 21 савучы катнашты, шулай ук 7 орлыкландыручы – көтүне үрчетү буенча технологлар белем һәм күнекмәләрдә ярышты. Алар өчен конкурс дүрт этаптан торды: тест, эш документациясен дөрес тутыру белемен тикшерү, лабораториядә эш һәм практика. Сынау йомгаклары буенча «Победа» ширкәтенең Йөгәмәш бүлекчәсе орлыкландыручысы Августина Бәйдуллинага өченче урын бирелде, ветстанция эшчесе Эвелина Бәшировага – икенче, ә «Восток колхозы» АХПКсыннан бердәнбер конкурсант – ир-егет җиңүче булды. Шул ук хуҗалык вәкиле – Светлана Шакирҗанова – 35 яшьтән өлкән савучылар конкурсында җиңүче, «Агро М» ширкәтеннән Фәйзүнә Абзалова икенче урын яулады, «Дружба» АХПКсыннан Светлана Митрофанова «бронза» призер булды. 35 яшьтән кече савучылар арасында (барлыгы җиде кеше) «Юлдаш» ширкәтеннән Гөлназ Даутовада өченче урын, икенчедә – «Урада» агрофирмасы» ширкәтеннән Валентина Косинова, «Мирас» ширкәтеннән Гөлчәчәк Камалова иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Катнашучыларга яхшы нәтиҗәләр өчен тырышырга туры килүен әйтергә кирәк – авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре йөзендә жюри катгый бәяләде, һөнәр нигезләре буенча тестлар чишүдән тыш машина белән саву мастерларына саву аппаратын тизлеккә һәм дөрес эзлеклелектә сүтеп-җыярга, сыер саварга кирәк иде. Әгәр аппаратны конкурсантлар үзләре белән алып килсә, сыерлар «чит» иде. Ә сөтбикәләрнең, билгеле булуынча, үз холкы һәм кирелеге, һәрберсенә шәхси караш кирәк. Җиңүчеләрне котлап һәм конкурста катнашучыларның искәрмәләрсез барысына да бүләк тапшырып, район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов, урынбасарлары нәкъ аларның «ферманың элитасы» булуы, «биредә һава торышын ясавын» билгеләде. Ә ярты елга район терлекчеләренең эш йомгакларын ясаганда билгеләнүенчә, «һава торышы» ярыйсы гына яхшы, бүгенге һәм ун ел элек булган саннарны чагыштырсак, җир белән күк арасы. Мәсәлән, 2010 елда «зур сөт» сезонында «Яңавыл таңнары» «Восток колхозы» АХПКсының көн саен – 4,5 тонна, «Победа»ның – 3 тоннадан артык, «Урада» агрофирмасы» ширкәтендә бераз кимрәк сөт җитештерелүен язган. Бүген бу хуҗалыклар 8 тоннага кадәр сөт сава. Ләкин шул ук вакытта барлык хуҗалыкларның үзләрендә булган потенциалны кулланмавын әйтергә кирәк: санап үтелгән хуҗалыклар өлешенә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитештергән сөтнең 56%ы туры килә. Әгәр бераз алдарак район бу күрсәткеч буенча республикада 10нчы урын алып торса, хәзер – 13нче.