ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 июль 2018, 10:23

Ел саен 10 процент өстәлә

Терлекчелек керемнең төп чыганагы булып кала

Үткән елда хуҗалыкларның барлык категорияләрендә авыл хуҗалыгы продукциясе 2,6 миллиард сумга җитештерелгән. Аның байтак өлеше – 1,6 миллиард сумы – тармакның терлекчелек секторына туры килә. Бу темага авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы Нәфкать Мөгаллимов белән әңгәмәләшәбез.
– Нәфкать Борисович, терлекчелек район АПКсының төп тәшкил итүчесе булып тора һәм, билгеле булуынча, ул җитештерү күләмен арттыра?
– Чынлап та, продукция җитештерү соңгы өч елда ел саен 10%ка арта. Ярты еллык йомгаклар буенча уңай динамиканы саклап кала алдык. Район буенча тоташ алганда, мөгезле эре терлекнең баш саны кими, әмма кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре аны арттыра. «Алексеевский» совхозы» ДУСПендә аны 13%ка арттырганнар, «Дружба» АХПКсында – 11%ка, «Ленин» авыл предприятиесе ширкәтендә – 9%ка, «Восток колхозы» АХПКсында – 6%ка һ.б.
– Авыл биләмәләрендә хәзер күпме мөгезле эре терлек асрала?
– Авылларда маллар саны кимүен билгеләргә туры килә. Яңа Уртавыл авыл Советында 630 баш мөгезле эрек терлек исәпләнә, Эткенәдә – 506, Сандугачта – 419, Ямадыда – 423, Шүдик, Иске Вәрәш, Первомайда – 300дән артык.
– Атлар. Алар һәрвакыт авыл тормышы атрибуты булды. Алар хәзер районда күпме?
– Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 381 исәпләнә. Байтагы «Восток колхозы», Дружба» АХПКлары, «Юлдаш», «Агро М» ширкәтләрендә асрала.
– Сөтне сатып алу бәясе төште, ит альтернатива булып тора. Бу өлкәдә эшләр ничек?
– Тере авырлыкта район буенча 3092 тонна ит җитештерелде. Аннан 2285 тоннасы АПК предприятиеләрендә җитештерелгән, крестьян-фермер хуҗалыкларында – 105 тонна, шәхси-ярдәмче хуҗалыкта – 700 тонна. Җитештерелгән итнең 80%ы «Мичуринский» дуңгызчылык ширкәте комплексына туры килә.
– Артым ничек?
– Район хуҗалыкларында тәүлегенә уртача артым 546 г тәшкил итте. «Урада» агрофирмасы» ширкәтендә малларның авырлыгы тәүлек саен 800 грамм диярлек арта, «Марс» авыл предприятиесе, «Дружба» АХПКсы, «Алексеевский» совхозы» ДУСПе, «Агро М» ширкәтендә – 600г.
– Хуҗалыкларда хезмәт хакының бозаулата «исәпләнүе» беркемгә дә сер түгел. Бу планда эшләр ничек?
– Агымдагы елның 6 аенда 80 кг тере авырлыкта 226 баш бозау хезмәт хакына китте, халыкка 343 баш сатылды. Ит комбинатларына 396 баш мөгезле эре терлек тапшырылды, 397 баш хуҗалык эчендәге ихтыяҗларга чалынды.
– Ә күпме бозау алынды?
– 1328 баш, 100 сыерга 48 баш туры килә (бу үткән ел дәрәҗәсендә). 122 баш малның үлүенә юл куелды (үткән елда - 130).
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Читайте нас: