ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 август 2018, 10:32

Шепкән өлгерде, комбайннар – эшкә!

«Юлдаш» һәм «ЯнаулАгро» ширкәтләрендә басуга уҗым уруга беренче булып чыктылар

Сишәмбе көнне район басуларына урып-җыю эшенә беренче комбайннар чыкты – «Юлдаш» һәм «ЯнаулАгро» ширкәтләрендә уҗым шепкәнен чабу һәм суктыру башланды. Бу хуҗалыкларда 196 гектар май культурасын җыеп алырга кирәк. 90 гектар шепкән үстергән «ЯнаулАгро»да комбайнчы Фәдис Ялилов һәм комбайнчы ярдәмчесе Ринат Ибәтуллин составында экипаж басуга чыкты. Сүз уңае, Фәдис Ялилов быел 36нчы урып-җыю сезонын ачып җибәргән.
– Шепкәнне тәмамлагач та, арыш суктыра башлаячакбыз, – ди тәҗрибәле комбайнчы. – Арыш инде өлгергән, башаклары тулышкан.
Районда урак чоры дүртенче ел рәттән нәкъ шепкәннән башлана. Безнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре 2015 елдан әлеге культураны игү белән шөгыльләнә. Районның баш агрономы Рәлиф Сәлиманов әйтүенчә, шепкәннең көтелгән уртача уңдырышлылыгы – гектарыннан 10-13 центнер.
– Быелгы урып-җыю кампаниясе гадәти сроктан 2-3 атнага соңрак башлана, – ди Рәлиф Зикаф улы. – Хәл яхшылардан булмады: дәвамлы яз һәм июнь ае салкын тору сәбәпле, үсемлекләр «температура тупламады». Шунлыктан урып-җыю кампаниясен соңлап башлыйбыз. Урак мөмкин кадәр тиз вакытта үтәргә тиеш. Август уртасыннан яңгырлар көтелә. Безнең төп бурыч – ашлыкны максималь саклау. Быел 29,4 мең гектар диярлек урып-җыю мәйданыннан бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм техник культуралар җыеп алырга кирәк.
Читайте нас: