ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 август 2018, 10:27

Лаеклы уңыш өчен көрәшергә

«Дружба» АХПКсында семинар барышында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре тәҗрибә уртаклашты

Республикада урып-җыю колач җәя. Быел район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең «Дружба» АХПКсында үткән семинары 2018 елның уңышы өчен көрәш алдыннан районның башлангыч ноктасына әверелде. Игенчеләргә эш фронты зур – 29,4 мең гектар бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм техник культуралар.
Бу көнне «Дружба» АХПКсы хезмәтчәннәре шушы сезонга үрнәкле-күрсәтмә әзерлек тәкъдим итте. Алга китеп, аларның урып-җыюга әзерлегенең район җитәкчелеге тарафыннан ярыйсы гына югары бәяләнүен әйтергә кирәк.
Семинарда катнашучылар тәүдә МТМ территориясенә чакырылды. Һәрберсен хуҗаларча бәяләп, кунаклар авыл хуҗалыгы предприятиесенең сафка тезелгән машина һәм агрегатлары яныннан үтте. Карар нәрсәләр байтак: комбайн, трактор һәм агрегатлар, «Дружба»да шул техника ярдәмендә уракка төшәргә планлаштыра, алар әзер һәм әлеге парад рәтеннән икмәк өчен көрәшкә ташлануны көткән сыман. Шундук сыйфатка зур булмаган тест күрсәтелде – «Палессе» комбайны зур булмаган мәйданнан чабылган арышны суктырды. Агрегат астына җәелгән тентка нибары берничә бөртек арыш төште, димәк, комбайн бик яхшы герметиклаштырылган.
Арытаба кунаклар амбар һәм биналарның ашлык саклауга әзерлеге белән танышты. Складлар, дезинфекцияләү һәм зарарсызландыруның барлык этапларын үтеп, шулай ук яңа уңыш кайтканын көтә. Амбарның асфальт салынган территориясе төзекләндерелгән, чисталыкта саклана.
– Калган барлык хуҗалык-ларның ашлык складлары якынча шул ук хәлдә булырга тиеш, – дип басым ясады Илшат Вәзигатов. – Икмәк уру һәм суктыруда югалтуларны мөмкин кадәр киметергә тырышырга кирәк. Шулай ук эшнең хәвефсез шартларын булдыру һәм уңышны янгыннан ышанычлы саклау турында онытырга ярамый.
Гамәли өлештән соң семинарда катнашучылар киңәшмәгә авыл мәдәният йортына чакырылды. Биредә аграрийларга уракның анык, нәтиҗәле тактика һәм стратегиясен төзергә кирәк иде. Җыелучылар каршында хакимият башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Рәфит Әнвәров, районның баш агрономы Рәлиф Сәлиманов, авыл хуҗалыгы идарәсенең баш икътисадчысы Фәзнәви Хәлимуллин, хезмәтне саклау буенча баш белгеч Валерий Абакшин һәм «Дружба» АХПКсы рәисе Рәлиф Шәйдуллин чыгыш ясады. Яңа уңыш ашлыгы исәбен алып бару һәм озату документациясе, кадлар, ягулык ресурслары белән тәэмин итү, хәвефсезлек техникасы сораулары, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бухгалтерлар кытлыгы проблемалары тикшерелде.
Чыгыш ясаучылар урып-җыю вакытын зарури үтәү турында белдерде. Пар җирләрен эшкәртүнең озакка сузылуы тәнкыйтькә дучар ителде, консультация һәм киңәшләр бирелде. «Россельхозцентр» ФДБУның районара бүлеге башлыгы Лилия Снегирева сортлы ашлык чәчелгән җирләргә сынау үткәрү турында сөйләде. Семинарны район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов алып барды һәм аңа йомгак ясады. Шулай да ахыр чиктә, һәр мөһим эштәге кебек үк, урып-җыю нәтиҗәсен халык хәл итәчәк, чөнки күп нәрсә нәтиҗәгә омтылышка бәйле.
– Һава торышы мөмкинлек биргәндә, бөтен көчне салып эшләргә кирәк, – дип билгеләде Рәфит Хәннәс улы. – Бүген төп тема – урак, ләкин азык хәзерләү дә тукталырга тиеш түгел.
Безнең район һәрвакыт көчле йолаларга бай булды, һәм район аграрийлары төп имтиханын лаеклы үтәргә тиеш.
Сүз соңында. Мәкалә бастырылу мизгеленә район басуларыннан түбәндәге хәбәр алынды:
– басуга биш хуҗалык: «Восток колхозы», «Дружба», «Победа», «Урада» агрофирмасы», «Юлдаш» ширкәтләре чыккан;
– 425 гектар арыш чабылган, планга карата 10%,
– «Урада» агрофирмасы» ширкәтендә 40 га мәйдан суктырылган, уңдырышлылык гектарыннан 20 центнер.
Читайте нас: