ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 август 2018, 10:25

Нәрсә ул «пиласипед»

Талиповлар гадәти булмаган техника җыйган

Истәктән Идел һәм Әмир Талиповларга әтиләре белән уңай туры килгән. Дамир Рахип улы уйлап чыгарырга һәм гадәти булмаган әйберләр ясарга ярата, бөтен нәрсәне ремонтлый ала, улларына да ямансуларга ирек бирми. Мисалга, күптән түгел алар бергәләп өч тәгәрмәчле үзйөрешле механизм – велосипед җыйган һәм аңа кызыклы исем уйлап тапкан.
– Иске велосипед рамасына «Урал» бензин пычкысы двигателен беркеттек – дип күрсәтә безгә «ачышын» Дамир Рахип улы. – Шуңа күрә аны «пиласипед» дип атадык. Утыргычын «Урал» мотоциклыннан алдык, тәгәрмәчләре – иске кул арбасыннан. Арткы тәгәрмәчләрен әйләндерү өчен, пычкы чылбырын кулландык. Баулы стартер белән кабына, ә бензин пычкысына кебек үк ягулык катнашмасы салына.
Талиповлар «пиласипед»ны үткән җәй үк җыя башлаган, быел эшләп бетергәннәр. Күршеләре Әлфис Мөхәммәтнур улы еш кереп йөргән, ул шулай ук уйлап чыгаруларга һәвәскәр. Аның киңәшләре дә урынлы булган. Быел җәй малайлар авыл урамнары буйлап «пиласипед»та рәхәтләнеп йөри. Дөрес, сәламәтлек өчен файдасы азрак, ләкин горурлык өчен сәбәп – күбрәк.
Гаилә башлыгының тагын нәрсә белән шөгыльләнүе турында кызыксынабыз.
– Иске «Нива»га киң тимер көрәк беркеттек һәм кыш көне ихатадан кар чыгарабыз, – дип җаваплый ул. – «Днепр» мотоциклыннан кар машинасы ясарга хыялланам. Уйлар күп, ләкин җәй вакыт җитми. Көз көне башлармын, дип өметләнәм.
Читайте нас: