ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 август 2018, 13:14

Чәчү, сөрү, урыпҗыю, мал азыгы хәзерләү

Кыр эшләре колачлы алып барыла

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре басуларында азык хәзерләү, урып-җыю, уҗым культуралары чәчү, туңга сөрү дәвам итә. Бу хакта авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Рәлиф Сәлиманов белән әңгәмәләшәбез.
– Рәлиф Зикафович, алып барылган басу эшләренең беренче планында урып-җыю. Ул нинди хәлдә?
– Уҗым шепкәне чәчкән хуҗалыклар аны җыеп алуны тәмамлады, барысы белән беррәттән арыш суктыруга төште. Хуҗалыклардан дүшәмбе көнне алынган мәгълүматлар буенча, ул 3610 гектар мәйданда җыеп алынган, бу тоташ күләмнең 71%ын тәшкил итә.
– Күптән түгел урыны белән боз да яуды. Ул үсемлекләрнең сөрлегүенә китермәдеме?
– Кызганычка каршы, шундый очраклар булды. Гомум алганда, 1243 гектар мәйданда бөртеклеләргә зыян килде, 450 гектарда якынча 15 000 центнер ашлык юкка чыкты.
– Бу ничектер каплатылачакмы?
– Анык кына әйтү катлаулы, ләкин бу юнәлештә эш
алып барыла.
– Башка төрле кыр эшләре ничек үтә? Сабан культураларын җыярга иртәрәкме?
– Әгәр һава торышы уңай булса, бу атнада башларга мөмкин, дип уйлыйм.
– Киләсе ел уңышы белән эшләр ничек?
– Туңга сөрү әлегә башлангыч стадиядә. «Урада» агрофирмасы», «Ужара», «Агро М» ширкәтләре, «Дружба» АХПКсы, Алмаз Фәтхуллин һәм Әлфир Галимҗановның крестьян-фермер хуҗалыгында чәчү яхшы тизлектә бара.
– Азык хәзерләү буенча нәрсә әйтә аласыз?
– Печән һәм сенажны тулы күләмдә хәзерләдек, хәзер силос салу алып барыла. Әлегә ул 5535 тонна, планнан 15% тәшкил итә.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Читайте нас: