ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 август 2018, 10:52

Спортчы, активист, балыкчылар...

Спортчы, активист, балыкчылар...

Яңа Уртавыл авыл биләмәсенең Вәрәш авылыннан Галиәкбәровларга кунакка гаилә өчен мәшәкатьле көннәрнең берсендә бардык – иртән генә уллары Марат – Чиләбе югары хәрби училище курсанты отпускка кайткан. Хәер, гаиләнең игътибары аңа түгел, ә бер яшьлек Даниярга бирелүен танырга кирәк – улы белән шулай ук кызлары Гүзәл дә килгән. Һәм шушы тату гаиләдә дөнья нәкъ кечкенә тиктормас тирәли әйләнде: сабый өлкәннәрнең чиксез сөюен үзендә тоеп, чиратлап дәү әтисеннән дәү әнисенә йөрде, Марат абыйсы алдына да менеп утырды.
Галиәкбәровлар гаиләсе – Вәрәштә иң хөрмәтлеләрдән берсе. Любидә Тимыртдин кызы һәм Ингел Газелгәрәй улының эшсез утыруын күрмәссең. Алар иңендә зур хуҗалык, ихатада мал, бакча. Боларны алар эштән соң карарга өлгерә. Гаилә башлыгы «Стандарт» ширкәтендә – тракторчы, ә хатыны мәктәп укучыларын тарих эзләре буенча алып бара – Любидә Тимыртдин кызы утыз ел стажлы укытучы. Аларның мавыгуы турында, мөгаен, аерым сөйләргә кирәк. Берсе – спорт, нәкъ ул аларны кавыштырган һәм таныштырган – яшь чакта «Бүә» совхозының җыелма команда составында чыгыш ясаганнар. Любидә Тимыртдин кызы әлегә кадәр мәктәп намусын яклый, ул чаңгычы да, йөзүче дә, йөгерүче дә. Ингел Газелгәрәй улы, элекке көрәшче һәм гер күтәрүче, бүген авыр спорт төре белән үзгә мавыкмый, үземнең җиңү порциясен җыйдым, ди. Атларга карата зур сөюен саклаган, Бурка кушаматлы атлары (колыны да бар) сөендерә. «Балачактан ел саен Сабантуйда ат чабышында катнаштым», – дип уртаклаша Ингел. – Чабыш атымны алдан ук билгели, аның белән шөгыльләнә идем. Минем яшьлек чорында ат белән мавыкмаучылар аз иде. Аңа әтисеннән мич чыгару, агач эшләре осталыгы күчкән, техниканы да ярата. Любидә байтак хуҗабикәләр кебек үк, оста бәйли, ризык әзерләргә ярата.
Галиәкбәровлар ялның актив төрләренә өстенлек бирә, җәй көне еш кына гаилә белән табигать кочагына ял итәргә чыгалар, республика буенча сәяхәт итәләр. Хәтта балыкка да бергә йөриләр.
– Иң яраткан чор – бу кыш, – ди гаилә башлыгы. – Боз астыннан балык тотарга яратабыз. Хатыным балык кармаклау җайланмасы белән байтак ир-егетләр көнләшерлек эш итә.
Галиәкбәровлар күршеләре белән дә тату яши. Өлкәннәр турында хәстәрлек күрәләр, ә яшьрәкләргә көндәлек мәшәкатьләрдә ярдәм итәләр. Җавап итеп, аларның хөрмәт һәм сөюен ала.
Читайте нас: