ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 сентябрь 2018, 15:16

Җимешләрне җыярга вакыт

Көзге кыр эшләре дәвам итә

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре басуларында эшләр дәвам итә. Һава торышы, әлбәттә, кайчакта комачаулый, эш тизлеген акрынайта, ләкин туктатмый. Игенчеләр үткән эш атнасын түбәндәге нәтиҗәләр белән тәмамлаган.
Урып-җыю
Уҗым культураларын суктыру инде тәмамланган, аны барысыннан да күбрәк чәчкән хуҗалыкларда – «Победа» ширкәтендә һәм «Восток колхозы» АХПКсы гына калган: тиңдәшлечә 771 һәм 413 гектар. Әмма шушы ук хуҗалыклар сабан культураларын җыю буенча алдынгылар исәбенә керә – мәйданнарның яртысыннан инде ашлык суктырып алынган. Шундый ук яки охшаш тизлек «Агро М», «Урада» агрофирмасы» ширкәтләрендә, «Дружба» АХПКсында.
Уҗым культуралары чәчү
Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына ярашлы, бу төрдә «Ужара», «Урада» агрофирмасы», «Агро М», «Юлдаш» ширкәтләре игенчеләре яхшы тизлек белән эшли.
Туңга сөрү
Туңга сөрү тизлеген арттырасы бар, бигрәк тә август аенда туңга сөрү иң яхшылардан булуын исәпкә алсак. Ничек кенә булмасын, соңрак туңга сөрү дә, яз сөрүгә караганда әйбәтрәк.
Атна ахырына бу эш «Восток колхозы» АХПКсында – 30%, «Агро М» ширкәтендә – 27, «Дружба» АХПКсында – 26, «Мирас» ширкәтендә 10%ка башкарылган.
– Хәзер барлык көчнең беренче чиратта торган эшкә бирелүе аңлашыла, – ди авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Рәлиф Сәлиманов, – туңга сөрүне дә озакка
сузарга ярамый.
Мал азыгы хәзерләү
Район гәзите хәбәр итүенчә, җитәрлек печән һәм сенаж запасы инде бар дип исәпләргә мөмкин, силос салу дәвам итә. Бүгенгә азыкның әлеге төрен «Ленин» авыл хуҗалыгы предприятиесе ширкәтендә генә тулы күләмдә туплаганнар, «Победа», «Ужара» ширкәтләрендә, «Восток колхозы» АХПКсында, «Ленин», «Марс» авыл хуҗалыгы предприятиеләре ширкәтләрендә азык культураларын силока салу яхшы тизлек белән бара.
Бер баш малга планлаштырылган 33,7 центнер азык берәмлегеннән әлегә 27се генә булдырылган.
Читайте нас: