ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 сентябрь 2018, 13:10

Әйдәгез бәрәңге алырга!

Бакчачыларның бүген зур мәшәкате бар: вакытында бәрәңгене җыеп алу. Ярый быел һава торышы шатландыра: көннәр кояшлы. Ә икенче икмәк уңышы, барысы да әйтүенчә, быел яхшы.
Татар Урадасы авылыннан Галләмовларның бәрәңгесе уңган. «Бер түтәлгә җиде чиләк бәрәңге утырттык, 55не алдык», – ди Әслахетдин Шәмсетдин улы һәм Фира Фәнүс кызы, канәгатьлеген яшермичә.
«Ә икенче түтәлне бераз көтәбез әле, сабагы яшел. Уңыш монда да яхшы булачак», – ди хуҗа. Иң мөһиме ялгышмаска: әгәр дә иртә яки бик соң эшләсәң, уңышның бер өлеше югала.
Сүз уңае, Галләмовларның хуҗалыгы – тирә-якта иң матурлардан берсе, аларның бакчасы төрле культураларга бай, хуҗаларга күтәренке кәеф бүләк итүче чәчәклекләр күз явын ала.
Читайте нас: