ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 сентябрь 2018, 11:27

Басу эшләре: җиңүгә күп калмады

«Восток колхозы» АХПКсында кызу урак чорында журналистның бер көне

Кызу урак чоры ахырына якынлаша. Хуҗалыкларның күбесе финиш сызыгына чыкты. Район буенча 19633 га мәйданнан ашлык суктырылган, бу ихтыяҗдан 70% диярлек тәшкил итә. Гектарыннан уртача уңдырышлылык 17 центнер булганда 33117 тонна ашлык суктырылган.Урада» агрофирмасы ширкәтендә 100% мәйданнан уңыш җыеп алу турында отчет биргәннәр, «Ужара» ширкәтендә 85 % мәйданнан ашлык җыелган, «Марс» авыл предприятиесе ширкәтендә 82% эш башкарылган. «Восток колхозы», «Дружба» АХПКларында, «АгроМ», «Юлдаш» ширкәтләрендә эш күп калмаган. «Победа», «Урада» агрофирмасы», «Дружба» АХПКсы басуларында уңдырышлылык уртача район күрсәткеченнән югарылыгы белән аерылып тора. Көн саен басуда 42гә кадәр комбайн эшли. Алар артыннан тракторлар кырга чыга – хуҗалыклар туңга сөрүгә күбрәк игътибар һәм көч бирә башлый. «Дружба» (48% мәйдан сөрелгән), «Восток колхозы» АХПКларында (39%), «АгроМ» (36%),»Ужара» (29%) ширкәтләрендә бу эш яхшы тизлек белән бара.
Исәнбай авылы янындагы басу кырмыска оясын хәтерләтә. Комбайннар тавышы тирә-яктагы бөтен нәрсәне куркыткан кебек, хәтта, җил дә тынган...
«Восток колхозы» АХПКсы басуында торабыз. Дөресрәге, кайчандыр күршеләрнеке һәм беткән колхоз, ә хәзер «востоклылар» эшкәрткән кыр янында. Быел хуҗалыкның ашлык басуы 1750 гектар тәшкил иткән. Биредә гадәти культуралар гына игәләр, арыш, арпа һ.б җыеп алынган, бодай гына калган. Монда Николай Насыйбуллин, Игнат Алетдинов, Геннадий Тимерҗанов һәм ярдәмчеләре Фирдус Бәдретдинов, Петр Шәрәфисламов, Эдик Гыйлаҗетдинов тырышып эшли.
– Басу ераграк урнашкан, – ди шофер Сергей Кәримуллин. – Уңыш шәп, хезмәттәшләр Алик Зәйнуллин һәм Илдар Насыйбуллин белән комбайннар артыннан көч-хәл белән генә өлгерәбез.
Максим Шәрипов та тир түгеп эшли – тагылмалы агрегат белән «МТЗ»да комбайннар артыннан саламны ваклый. Эш шунда ки, биредә иске үрнәктәге комбайннар, аларның ваклагычы юк. Аны, әлбәттә, сатырп алырга була, әмма биредә исәпләүләренчә, тагылма инвентарь арзангарак төшә. Алдынгы хуҗалыкта, гомумән, һәр тиенне исәплиләр.
Төшке аш вакыты. Артыннан тузан калдырып, офыкта хуҗалык агрономы Федор Тимерҗановның «УАЗы» күренә. Монысында ашамлыкны (бушлай, кичке аш та шулай ук) ул пешекче Маргарита Нәбиуллина (хезмәттәшләре Любовь Суфиярова һәм Алена Гарифҗанова белән басуга чиратлап чыгалар) белән китерде. Беренче, икенче ризык, мич ашы белән чәй – һәм «УАЗы» калган басуларга юл тота, бу көннәрдә анда туңга сөрү бара – уҗым арышы чәчелгән, ә силос салуда әлегә ял: кукуруз өлгергәнен көтәләр. Кояш, игенчеләргә уңайсызлык тудырып, комбайнны, кабинаны ныграк кыздыра башлады, әмма ничек кенә булмасын, эшләргә кирәк. Комбайннар тагын иген басуын гизә. Ял итеп алган комбайнчылар эшкә тотынды. Эш тизлек алды һәм колач җәйде.
Аларның берсеннән «юлдаш» итеп алуын үтенәм. Ургыч каршындагы периметрга игътибарлы караш белән, көзгегә карарга онытмыйча, ул кыр корабын басу буенча пөхтә йөртә. Инде әйтелгәнчә, бу басу ташландык булган, шуңа күрә ахыргача тигезләнмәгән, шунлыктан, ургыч җиргә кадалмасын өчен бик тә игътибарлылык зарур. Шул сәбәпле үк комбайннарга акрын хәрәкәтләнергә кирәк, бункер да, теләгәнгә һәм булдыра алганга караганда, озаграк тула. Шуңа карамастан йөк машиналары комбайн янына ашлыкны арбага бушаттырырга чак өлгерә. Алар тоташ көн буе, караңгыга кадәр ындыр табагыннан басуга һәм кире маршрут буенча җилдерә.
Әйткәндәй, биредә дә эш, басудагыдан ким түгел.
– Көненә 1100-1200 центнер ашлык кайта, – ди склад мөдире Рәфим Шайкышев. – Һәр комбайн 10-15 бункер ашлык җибәрә, бөтен күләмне шундук «ЗАВ» (ашлык чистарту агрегаты – ред.) аша чыгарып өлгермибез, ярый түбә асты бар, шунда бушатабыз.
Инануыбызча, ындыр табагында ашлык ташуда мәшгуль Виталий Миңгәрәевка, басуда эшләүчеләрдән һич тә җиңел туры килми. Механиклар Салават Миңлекәев, Александр Гатиятов, хезмәткәрләр Марина Нуриева, Рина Миңнегалиева, Наталья Тимербаева, Галина Кашпуллина тулысынча бирелеп эшли... Гомумән, алтын уракта катнашучы барысы да...
Кояш офык артына яшеренде. Шәһәр халкы, йокларга җыена, ә Иске Вәрәш, Сандугач, Татар Урадасы, Шүдик авылы игенчеләре... ил буенча башка меңләгәннәр кебек үк, әле булса эштә. Басу һәм кешеләр хәзер аяз урак көне белән яши.
Чык. Көз календарьда тагын бер бит ачты. Узган көн чираттагы тапкыр күп километрлы иген кырларын, ашлык тавышын... үзенә алды.
Ә иртәгә барысы да кабатланачак. Иртә таңда, авылда әтәч кычкара башлагач та, игенчеләр янә эшкә җыелачак. Аларга һәм техник ярдәм хезмәтенә техника торышын тикшерү өчен бераз вакыт таләп ителәчәк. Алар көндәлек «Молния»дә эш нәтиҗәләре белән танышачак. Һәм, ашлык уру техникасы, әле үләндә чык тамчылары ялтырап яткан басуга юл тотачак. Игенчеләр, чык кипкәнен көтәр, бераз гаиләсе, соңгы яңалыклар турында сөйләшер. Ә аннары... Янә эш дәвам итәчәк.
Читайте нас: