ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 сентябрь 2018, 11:14

Элеватор ашлык кабул итә

Яңа уңыш оешкан төстә кабул ителә

«Яңавыл элеваторы» ширкәте бу көннәрдә бал кортлары күчен хәтерләтә – яңа уңыш ашлыгы китерелә.
Предприятиегә бер-бер артлы машиналар якынлаша. Беренче эш итеп лаборатория янында туктыйлар, биредә продукциягә тулы анализ ясала – чүплелеге, дымлылыгы, җилемчә дәрәҗәсе, ашлыкның классы билгеләнә. Әгәр бер нәрсә дә ГОСТка каршы килмәсә, машиналар автоүлчәгечкә юнәлтелә. Предприятенең коммерция буенча директоры Олег Мәгъдәнов сөйләвенчә, алар аша инде 4500 т арыш, 7000 т бодай, 3000 т арпа үткән (ягъни сатып алынган). Элеваторга ашлыкны районның барлык диярлек авыл хуҗалыгы предприятиеләре сата, күрше районнардан да ташыйлар. Яңавыл районы хуҗалыклары арасында «Урада» агрофирмасы», «Янаул Агро», «Ужара», «Агро М» ширкәтләре, «Дружба», «Восток колхозы» АХПКлары элеватор белән аеруча актив хезмәттәшлек итә. Китерелгән ашлыкның бер өлеше өчен хуҗалыклар акча алган, әйткәндәй, аны суктыра башлаганда ук – элеватор тәэминатчыларына ел саен ярдәм итә һәм аванс белән түли.
Предприятиегә килгән чималның хәзер биредә азрак күләмдә эшкәртелүен әйтергә кирәк – ашлык Глазов катнашазык заводына җибәрелә. Шулай да үзләре заводы да эшли, аена ул 1000 т катнашазык җитештерә, Карман балыкчылык хуҗалыгы һәм Нефтекама кошчылык фабрикасын азык белән тәэмин итә.
Предприятиедә 50 кеше эшли, һәрберсе үз участогында ике киптергечнең тәүлек әйләнәсенә эшен тәэмин итә.
Яңа казанлык алулары, булган җиһазларын нигезле әзерләүләре, складларны җилләтү ашлык кабул итүнең оешкан төстә баруына булышлык итә. Контрольдә тотучы дәүләт органнары тарафыннан матди-техник базаның әзерлеген тикшерү вакытында предприятиенең барлык позицияләр буенча «яхшы»га бәяләнүе дә бу хакта сөйли.
Читайте нас: