ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 октябрь 2018, 09:41

Эшләр тәмамланды

Урып-җыю турында отчет бирелде

Җомга, 28 сентябрьдә, авыл хуҗалыгы идарәсе хуҗалыклардан җыеп алган мәгълүматлардан «Суктырылган, %» графасында һәр авыл хуҗалыгы предприятиесе каршында «100» билгеләнгән иде. Районда урып-җыю тәмамланды, дип исәпләргә мөмкин. Авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Рәлиф Сәлиманов белән йомгаклар һәм башка нәрсәләр хакында сөйләштек.
– Рәлиф Зикафович, соңга калмадыгызмы? Быелгы урып-җыю тизлеген ничек бәялисез?
– Әйбәт кенә тәмамладык, дип исәплим, суктыру октябрь уртасына кадәр сузылган еллар да булды. Икмәк алуда һава торышы хәлиткеч факторларның берсе булып тора, ә быел ул игенчеләргә карата уңай туры килде.
– Урып-җыюда башка мөһим нәрсә – техника. Хуҗалыкта ашлык уру комбайннары җитәрлекме?
– Юк. Парк, әлбәттә, яңартыла, ләкин теләгәнчә тизлектә түгел. Мәсәлән, быел «Победа» ширкәтендә генә ике яңа комбайн алдылар. Аларны исәпләсәк, басуларда уртача 50 комбайн эшләде, шул ук вакытта бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның урып-җыю мәйданы – 27755 гектар, аларның һәрберсенә йөкләнеш 550 гектар тәшкил итте, техник культураларны исәпкә алып – барысы 577 гектар. Бу күп, мәсәлән, яңа һәм куәтле «Акрос» комбайннарына норма 300 гектар тәшкил итә.
– Басулардан күпме уңыш алынды?
– Әлеге мизгелгә уңдырышлылык гектардан 18,4 центнер тәшкил итә, ашлыкны эшкәрткәннән бу сан 16,5тән төшмәс, дип уйлыйм. Әйткәндәй, ашлык инде орлыкка да салынды, 5700 тонна кирәкле запас булдырылды. Агымдагы атнадан хуҗалыклар аларны орлык инспекциясенә сынауга тапшыра башлаячак.
– Урып-җыюдан тыш уҗым чәчү дә тәмамланды. Биредә хәл ничек?
– Кем әйтмешли, чебешне көз саныйлар, ә биредә – киресенчә, яз. Күп нәрсә кышның нинди булачагына да бәйле. Ә гомум алганда, 6000 гектар уҗым культурасы чәчелде, шул исәптән 5185 гектар арыш, 420 гектар уҗым бодае, 280 гектар тритикале һәм 115 гектар шепкән.
– Эшнең әлеге төрләре тәмамланды, әмма туңга сөрү һәм силоска кукуруз салу дәвам итә. Алар нинди этапта?
– Дүшәмбе көнгә мәгълүматлар буенча, якынча 60% басу туңга сөрелде. «Урада» агрофирмасы, «Победа» ширкәтләре, «Восток колхозы», «Дружба» АХПКларында эш яхшы бара. 600 гектар мәйданнан кукуруз җыеп аласы калды.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Читайте нас: