ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 октябрь 2018, 09:41

Басуларда тынлык

Малларны кышкы араннарда асрау чоры башлана

Елның тугыз ае артта калды, шулай булгач, район авыл хуҗалыгының терлекчелек секторында малларны кышкы араннарда асрау чоры башлана. Бу хакта авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы Нәфкать Мөгаллимов белән сөйләшәбез.
– Нәфкать Борисович, терлекчеләрнең төп юнәлеше – бу сөт терлекчелеге. Бу секторда тугыз айлык эш нәтиҗәсе нинди?
– Шушы чорга авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан барлыгы 12941 т сөт җитештерелгән, бу үткән ел белән чагыштырганда 6%ка артыграк. Һәр сыерга уртача савым 4066 кг тәшкил иткән – узган елга караганда 343 кг.га югарырак. Барлык хуҗалыклар сөт җитештерү күләмен арттырган. Беренчел фаразлар буенча, 2018 елга 14160 т сөт җитештерү көтелә, бер сыердан уртача савым 5100 кг.га җитәчәк. Шул ук вакытта кайбер хуҗалыклар инде хәзер бу күрсәткечтән узды һәм аңа ныклап якынлашты: «Победа» ширкәтендә тугыз айга һәр сыердан 5252 кг сөт савып алынган, «Восток колхозы» АХПКсында – 5313 кг, «Урада» агрофирмасы» ширкәтендә – 4697 кг, «Агро М» ширкәтендә – 4651 кг.
Барлык җитештерелгән сөтнең 23%ы – «Победа» ширкәтенә, 18%ы – «Восток колхозы» АХПКсына, 14%ы «Урада» агрофирмасы» ширкәтенә туры килә.
– Ит җитештерү турында берничә сүз...
– Ел башыннан тере авырлыкта 4610 тонна ит җитештерелгән, ул үткән елга караганда, 2%ка артыграк, аннан 2763 т «Мичуринский» дуңгызчылык комплексы ширкәте өлешенә туры килә.
Мөгезле эре терлекнең уртача тәүлеклек артымы – 562 г, дуңгызларныкы 491 г тәшкил иткән.
– Район хуҗалыкларында малларның баш саны ничә?
– Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә үткән ел дәрәҗәсендәге кебек 7740 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Сыерларның баш саны узган елгыдан 3%ка ким – 2751. Арттыру өчен резервлар бар һәм ел ахырына кадәр моның белән шөгыльләнү мөһим.
Сыерларның иң күп саны «Победа» ширкәтендә (500), «Восток колхозы» АХПКсында (390), «Алексеевский» совхозы ДУСПе (408), «Урада» агрофирмасы» ширкәтендә (311). Дуңгызлар 20650 баш тәшкил итә (106%).
– Нәфкать Борисович, ә күпме үрчем алынган?
– Үткән елгы дәрәҗәгә караганда бераз кимрәк – 925%, барлыгы – 2264. Йөз сыерга узган елдагы 64 баш бозауга карата – 62. Агымдагы елда төп көтүгә 505 тана кертелгән, ул көтүнең төп саныннан 18% тәшкил итә.
193 баш мөгезле эре терлекнең үлүенә юл куелган, бу үткән ел дәрәҗәсенә караганда 11%ка ким.
– Кышка әзерлекне ничек бәялисез?
– Әйбәт, район терлекчеләре малларның кышлавын яхшы гына үткәреп калмыйча, терлекчелек продукциясен җитештерүне арттырыр, дигән өмет бар. Моның өчен барлык шартлар тудырылган.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Читайте нас: