ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 ноябрь 2018, 10:20

«Дружба» АХПКсы: үсешкә йөз тотып

Авыл хуҗалыгы предприятиесе ел саен уңай үзгәреш кичерә

Тулай продукция җитештерү 9,4 млн сумга арткан, минераль ашлама кертүне гектарына 12,8 кг.га үстергәннәр, сөт 613 центнерга күбрәк сатылган, табыш 519 мең сумга җиткән. Бу саннар – «Дружба» АХПКсы эшчәнлегенең агымдагы елның гыйнвар-август айларына төп финанс-производство күрсәткечләре, 2017 елның тиңдәшле чоры белән чагыштыруда бирелгән. Күрсәткечләр исемлеге тулы түгел, ләкин аның һәр саны диярлек плюс белән бара – авыл хуҗалыгы кооперативы елдан-елга үсештә уңай динамика күрсәтә һәм районның ныклы хуҗалыклар исемлегенә кергән. Ә үзгәртеп төзүдән соң «Дружба»да хәлләр торышын авыр дип тасвирларга мөмкин иде. Ныклы хуҗалык статусын алуны хезмәткәрләр 2017 елда АХПК идарәсе рәисе вазыйфасына Рәлиф Шәйдуллинны сайлау белән бәйли.
Урып-җыю мәйданы быел иң зурлардан булган, бөртекле культураларга гына 1530 га мәйдан бирелгән. Гектарыннан 19 ц уңдырышлылык белән 29070 ц ашлык җыеп алынган, ул үткән ел дәрәҗәсенә караганда 459 центнерга күбрәк. Хуҗалыкта хәтерләүләренчә, 2001 елда, «Дружба» колхозы АХПКга әверелгәч, ашлыкның тулай җыемы нибары 7-8 мең гектарга гына җиткән.
«Дружба» АХПКсы – элек булган техниканы саклап кала алган хуҗалык, паркны актив яңарталар. Тәүдә «МТЗ-82» һәм азык җитештерү өчен тагылмалы инвентарь, ә арытаба «Палессе», заманча ашлык җыю комбайннары, йөк машиналары да барлыкка килгән. Атна башында хуҗалыкка «МТЗ-1221» алганнар, азык тараткыч көтелә.
АХПКның отышлырак эшчәнлек секторына – терлекчелектә яңалык бар. Бу шулай ук продукция җитештерүнең артуында чагылмый кала алмаган. Тулай савым тоташ 2007 елда 2173 ц тәшкил иткән, ә агымдагы елның 8 аенда инде 8064 ц сөт җитештерелгән. Әгәр дә 2007 елда савым көтүе 97 сыердан торса, ә малларның гомум баш саны 252 мөгезле эре терлек исәпләнсә, хәзер 592 баш мөгезле эре терлектән, шул исәптән 200 сыердан тора. Һәрберсеннән уртача савым 4032 кг.га җиткән.
– Хуҗалык өчен авыр елларда, теләк булганда, бердәм эшли белгәндә, коллектив нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеген исбатлады, – ди авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе. Арытаба да үсешкә йөз тотачакбыз.
Читайте нас: