ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 гыйнвар 2019, 10:39

Арттыру өчен, киметкәннәр

Дуңгыз елына «Мичуринский» ширкәте комплексы планнары турында

Башланган ел «Мичуринский» ширкәтенең дуңгызчылык комплексы өчен Сары Җир дуңгызы елы булу белән генә түгел, ә быел комплекска 40 ел тулу уңаеннан да истәлекле – аңа 1979 елдаБарабановка авылында нигез салынган.
Ит җитештерү буенча алдынгының районда үткән елны нинди нәтиҗәләр белән тәмамлавы, башланганына нинди планнар куюы белән кызыксынырга карар иттек. Продукциясен сатуны оештыру «Куеда ит комбинаты» ширкәте тарафыннан гарантияләнгән предприятие киләчәктә дә киңәергә ниятли. Ләкин шул ук вакытта бер кызыклы нәрсәгә игътибар юнәлтергә кирәк: дуңгызларның гомум баш саны үткән ел башында 20000нән артык тәшкил итсә, хәзер – нибары 16000нән артык.
– Бу дуңгызларны балалату төркеме корпусын үзгәртеп төзи башларга планлаштыру белән аңлатыла, – диде комплекс управляющие Альберт Батыров. – Бина хайваннарны кабул итәргә әзер булгач (моңа якынча ике ел вакыт кирәк), янә үсешкә юл алачакбыз.
Төп күрсәткечләр турында сөйләсәк, дуңгызларны сату һәм тапшырылган ит саны күпкә арткан. Артым һәм үрчем алу элекке дәрәҗәдә калган, ә бер ана дуңгызга уртача күп орлыклылык арткан һәм 11,2 дуңгыз баласына җиткән.
– Бу предприятие коллективының гомум хезмәт нәтиҗәсе, – ди Альберт Бәхтигәрәй улы, – бердәм команда булып эшлибез. Комплекста барлыгы 112 кеше («Мичуринский» җитештерүче генә түгел, ә АПК предприятиеләре арасында эш белән тәэмин итүче буларак та алдынгы позицияләр биләп тора – авт.), һәрберсе мактауга лаек, шулай да аларның кайберсен аерып билгелисе килә. Дуңгызларны балалату төркеме эшчесе Светлана Гарифҗанова, мәсәлән, 11,5 күп орлыклылык белән 4770 дуңгыз баласы алды һәм 98 %ка аларның сакланганлыгын тәэмин итте, тоташ комплекс буенча тәүлегенә уртача артым 545 грамм тәшкил итә. Ә Ирина Суфиянова һәм Эльза Галинаның ул 669 һәм 841 граммга җитте. Бездә зур стажлы кешеләр, шулай ук яшь кадрлар эшли, соңгысы нәкъ шундыйларга карый, яшьләр дә өлкән хезмәттәшләреннән калышмый.
Гомумән, тотрыклы эшләү һәм ышынычлы үсү өчен, предприятиедә бөтен нәрсә эшләнә. Уңайлы хезмәт шартлары тудыруга да зур игътибар бүләләр. Предприятие каршында хәзер ризык җылыту һәм ашау пункты да бар. Үткән елда өстәмә душ кабиналары урнаштырылган, проходной СанПиН таләпләренә яраклылыкка китерелгән, корпуслар түбәсенең калган 80 %ы яңартылган, органик ашлама сыйфатында басуга сыек тирес чыгару өчен шланглар системасы, ике корпус өчен азык линияләре сатып алынган, микроклиматны яхшырту өчен эш даими алып барыла, симертү төркемен үстерү төркеменә әйләндерү планлаштырыла һ.б. Шулай ук холдингның республиканың Балтач районы, Пермь краеның Куеда районында урнашкан башка бүлекчәләрендә дә эшләр алып барыла.
Сүз соңында. Предприятиегә эш вакытында бардык, һәм биредә авырулар кертелүдән якланганлыкның иң югары классы булганга һәм ябык режимда эшләгәнгә күрә, фотога төшерә алмадык (фотоны предприятие директоры тәкъдим итте - авт).
Читайте нас: